Изгелеккә җирдә җавап бар...
Эш кенә бар җирне-күкне күкрәтә,
Эш кенә бар ташны-тауны тетрәтә.
Эш кенә дуслык, татулык чишмәсе,
Эш кенә чын тормышның мәгънәсе.
Нәкый Исәнбәт.
Үз эшен яраткан намуслы, тырыш хезмәт иясе генә тормышта зур бәхет таба...
Кешенең балачактан ук булачак яраткан һөнәренә күңеле тартыла...
Гаиләдә дөрес тәрбия алган максатчан балалар үз теләкләренә ирешә алалар. Кеше нинди эшкә сәләтле булуын уйлап, яраткан профессиясе буенча белем алып, тормышта үз урынын таба белсә, картлыгында үзенең намуслы, фидакарь хезмәте, үз хезмәт җимешләре белән горурланып, хозурланып, халкына эшләгән изгелекләрен, файдалы эшләрен искә алып бәхетле картлык кичерә...
Бүгенге язмам герое Рәхимә Исмаил кызы Узбекова – бик сәләтле, абруйлы китапханәче. Ул үзенең 40 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлады. Бүген саулыкта, бәхеттә тыныч картлык көннәре кичерә.
Рәхимә апа – минем күңелемдә үзенең сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, тырыш хезмәт алдынгысы буларак тирән эз калдырган шәхес.
Ул Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә туып үсә. Анда урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, үзенең балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән Ульяновск шәһәре мәдәни-агарту техникумының библиотека бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алгач, Урта Терешка авылы китапханәсенә эшкә җибәрелә. Рәхимә апа биредә үзенең кырык ел гомерен яраткан профессиясенә багышлый. Китаплар турында ул бик теләп, дәртләнеп һәм хозурланып сөйли торган иде:
- Мин әле хәреф тә танымый идем, ә китапларны бик яраттым, андагы рәсемнәрне зур кызыксыну, игътибар белән карадым. Мәктәптә укый башлагач, мәктәп китапханәсенең иң актив укучысы булдым.
Рәхимә апа Урта Терешка авылында үзенең тормыш иптәше Фатих абый белән матур гаилә корып җибәрәләр. Уллары Марс, Раил һәм кызлары Флераны бик әдәпле, тәртипле, тырыш, ярдәмчел, эш сөючән балалар итеп тәрбияләп, Ислам дине кануннарына таянып үстерәләр. Аларга югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр корырга зур ярдәм итәләр.
Ләкин язмыш Рәхимә апага бик каты, авыр сынаулар әзерләгән була: яшьли яраткан тормыш иптәшен югалтты, ике улы да бер-бер артлы якты дөнья белән хушлаштылар, озак та үтми киявен җирләде...
Ана! Син куш йөрәкледер,
Иман сеңгән синең күңелгә:
Түземлек һәм сабырлыгыңа синең
Бөтен дөнья соклана.
Батырлык үрнәгең синең
Халык күңелендә мәңге саклана.
Китаплардагы, әдәби әсәрләрдәге көчле рухлы идеаллары тыйнак, сабыр холыклы Рәхимә апага тормыш мәшәкатьләреннән, барлык кайгы-хәсрәтләрдән арынырга, авырлыклар һәм сынауларны җиңеп чыгарга булыша, дәрт-куәт һәм ихтыяр көче бирә.
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Кайгылардан тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам...
Габдулла Тукай.
Рәхимә апаның хәсрәтләрен җиңеләйтергә яраткан эше бар – баштан чумып, бөтен дөньясын онытып эшкә керешә иде. Ул – кыю, башын имәс горур кеше. Үз артыннан яшьләрне әйдәрлек дәртле, тормышны, кешеләрне яратучы, яз кояшыдай балкып торган ачык, шат күңелле ханым ул.
Ул үз тормышының, хезмәтенең нәтиҗәләрен күрә белде. Рәхимә Исмаил кызы – авылыбыз халкын – балаларны, яшен-картын китап укырга өндәүче. Үз эшендә ул кешеләрдә китапка мәхәббәт уяту, китапка кызыксыну тудыруны беренче урынга куйды. Бу сәләт аңа тумыштан бирелгән. Ул бернинди авырлыклар белән санашмыйча, иртәнге сәгать 8дән кичке 10га кадәр халык арасында булды. Бик актив агитатор буларак, терлекчелек фермаларында, кырларда – бригадалар йортларында докладлар, лекцияләр укыды, чыгышлар ясады, терлекчеләр һәм кыр эшчәннәренең – механизаторларның хезмәт уңышларын мактап стена газеталары чыгарды. Кайда гына чыгыш ясаса да, аны халык – яше-карты, хезмәт кешеләре хөрмәт итеп, зур ихтирам белән тыңлап торалар иде. Клубта кино башланыр алдыннан реклама чыгышлары ясады. Яшьләр арасында ул үз кеше иде: егетләр һәм кызларны берләштереп, клубта төрле күңелле һәм мавыктыргыч чаралар, кызыклы әңгәмәләр – диспутлар, яңа китаплар буенча конференцияләр, данлыклы шагыйрьләребез Һ.Такташ, М.Җәлил, М.Хөсәен, Ф.Кәрим һ.б. иҗатына багышланган поэзия кичәләре, шигырьләрен уку конкурслары үткәрде. Мәктәптә укучы балалар белән дә шундый ук очрашулар оештыра иде. Мәктәп, балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торып, бик теләп хезмәттәшлек итте. Ул сәләтле мәдәният хезмәткәре, тәҗрибәле агитатор гына түгел, булдыклы педагог та әле. Аның китапханәсендә китапларны яңарту буенча укучылардан торган штаб эшләде.
Рәхимә Исмаил кызы җитәкчелек иткән китапханәдә һәрвакыт чисталык, пөхтәлек хөкем сөрде, уку залында тудырылган җылы мохит, матурлык һәркемне үзенә җәлеп итте. Анда төрле газета-журналлар, китап күргәзмәләре һәрдаим эшләп торды. Китапханәчебез укытучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен лекцияләр, төрле чыгышлар әзерләү өчен китаплар, брошюралар, кыскасы, барлык кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итә иде. Китаплар сайлаганда һәркемгә дөрес юнәлеш биреп ярдәм итте. Һәрбер авылдашыбызга китапның кыскача эчтәлеген сөйләп, нәкъ менә шушы китапны уку кирәклеген аңлата иде.
Рәхимә апа “Һәр йортка – китап” акциясенең активисты иде. Көн саен иртән китапларын күтәреп авыл урамнарына чыкты: һәр гаиләгә (гаиләләрнең традицияләрен исәпкә алып) китаплар тәкъдим итте, өләште. Китапка мәхәббәт уятып, кызыксыну тудырып, китап укуның әһәмиятен аңлатты. Һәрбер йортта аны хөрмәт итеп, теләп каршы алалар иде. Һәр гаиләдә Рәхимә апа көтеп алынган үз кеше булды. Авылдашларыбыз белән ул һәрвакыт яхшы, җылы мөгамәләдә булырга тырышты. Бүген дә китап яратучылар аңа мәдхия укыйлар, рәхмәт әйтәләр.
Рәхимә Исмаил кызы күп еллар авыл һәм район Советы депутаты вазыйфаларын төгәл, намуслы башкарды. Аның тырышлыгы, намуслы һәм фидакарь хезмәте югары бәяләнде. Ул – күп санлы грамоталар, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр иясе. СССР мәдәният министрлыгының “Яхшы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Авылдашыбыз “Россия Федерациясенең хезмәт ветераны” исемен йөртә.
Рәхимә апабыз хәзер туган җире Иске Кулаткыда яшәсә дә, Урта Терешка халкы аны онытмый.
– Минем бәхетле елларым Урта Терешкада үтте. Халык белән яхшы аралашып, тату яшәдем. Беркемнән дә хәтерем калырлык бер генә сүз дә ишетмәдем. Һәр өйдә, һәркем өчен мин үз кеше идем. Шуңа күрә халык арасына зур теләк, күтәренке күңел, яхшы, якты хисләр белән дәртләнеп бара идем. Урта Терешка халкына бик рәхмәтлемен,- дип шатлыклы күз яшьләре белән сөйли Рәхимә апа.
Хөрмәтле Рәхимә апа! Бик күп еллар узса да, үткәннәргә кайтып, сине искә алып, сагынып сөйлибез. Синең карусыз, намуслы, тырыш хезмәтең югалмады. Кылган изгелекләрең, эшләгән яхшылыкларың бүген дә сиңа бәхет, шатлык китереп тора – халык сине онытмый. 90 яшеңә җиткәндә дә, сау-сәламәт, шөкер, исемең халык телендә, яраткан кызың, сөекле алты оныгың, җиде оныкчыгың, киленнәрең янәшәңдә. Шуннан да зур бәхет бармы тагын?! Эшләгән изге эшләрең өчен сиңа күп әҗер-саваплар насыйп итсен. Халыктан рәхмәтләр, мактау сүзләре ишетәсең бүген дә. Димәк, җир йөзендә изге эшкә, яхшылыкка җавап бар!
Равилә ФАЗЛОВА,
Урта Терешка авылы.