Ун россияленең сигезе Путинның эшен уңай бәяли

Гамәлдәге ил башлыгы Владимир Путинның Россия Президенты вазифасындагы эшен Россия гражданнарының уннан сигезе (80 проценты) яхшы бәяли.

«Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый. Моннан тыш, респондентларның 80 проценты Путинга ышануларын белдерә. Сораштыруда катнашучыларның 9 проценты җавап бирергә авырсынган.