Төзелеш тармагындагы иң яхшы эшкәкәр

Ульяновскида эшмәкәрләр арасында ел саен үткәрелә торган конкурсның нәтиҗәләре игълан ителде. Новоспасскоеның “Новоград” компаниясе “Төзелеш сферасындагы иң яхшы эшмәкәр” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Губернатор Алексей Русских ширкать җитәкчесе Илнар Рафиковка диплом тапшырды.

“Новоград” компаниясе Россиянең күчемсез милек базарында әле дүрт ел гына эшли. Ширкать белгечләре шушы кыска гына вакыт эчендә үзләрен профессионаллар командасы сыйфатында танытырга өлгергәннәр. Алар тарафыннан булдырылган проектлар уникаль һәм кирәкле булып санала.

Әлеге компания үз эшчәнлеген коммерция торагы төзүдән башлап, хәзер Россия Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкә Хөкүмәте ярдәмендә социаль найм программасы буенча торак йортлар салу белән шөгыльләнә. 2022 елда ширкать “Бренд года” титулына лаек табыла, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча өлкә конкурсының “Төзелеш сферасындагы иң яхшы эшмәкәр” номинациясендә җиңү бәхетенә ирешә.

“Үз эшенең чын остасы Илнар Илгиз улы Рафиков җитәкчелек иткән “Новоград” компаниясе яңадан-яңа үрләр яулый, яңадан-яңа уңышлары белән шатландыра. Профессионаллар командасы теләсә нинди бурычны да төгәл һәм грамоталы үти”,- ди Новоспасское район хакимияте башлыгы Сергей Матвеев.