Путин: Милли мәдәниятләргә ярдәм күрсәтергә кирәк

Милли мәдәниятләргә, телләр һәм әдәбиятларга ярдәм күрсәтү – мөһим мәсьәлә, һәм бу юнәлештә без ахыргача эшләп бетермибез дип саныйм. Россия Президенты агымдагы елның мартында узачак дәүләт башлыгын сайлауларда үзенең ышанычлы затлары белән очрашуда әнә шул хакта белдерде.

Путин билгеләп үтүенчә, әлеге сфера буенча күп нәрсәне советлар иле тәҗрибәсеннән алырга мөмкин. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә сан зур әһәмияткә ия һәм ул сыйфатка йогынты ясый.

Сайлау алды штабы рәистәше, актер Владимир Машков сайлаучылар наказлары турында фикер алышу нәтиҗәләре турында җиткерде: милли мәдәниятләргә ярдәм күрсәтү, ана телләрен саклап калу, дәреслекләрне яңарту, этнофестивальләр үткәрү мәсьәләсенә карата игътибарны арттырырга, көчәйтергә кирәк.

Президент этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянгеның тәкъдимен хуплады. “Звук Евразии” проектын уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсе хәзерге яшьләрдә заманча этникага ихтыяҗ зур булуын күрсәтә, дип саный эксперт.

Сайлау алды штабы рәистәше Артем Жога, патриотик тәрбиянең бер өлеше буларак, яшьләр өчен халыклар дуслыгы турында квестлар һәм компьютер уеннары булдырырга тәкъдим итте.

Дәүләт милли сәясәте буенча эшче төркемнең тәкъдимнәре сайлау алды штабына тапшырылды.