Министр теләктәшлек белдерде

Ульяновск өлкәсенең яшьләр үсеше министры Артем Мирошников Россия фигуристкасы Камилә Вәлиеваны яклау акциясенә кушылды.

Шушы көннәрдә генә спорт арбитраж суды спортчыны дүрт елга дисквалификацияләде, ә җыелма команданы допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен Олимпия медальләреннән мәхрүм итте.

“17 яшьлек Камиләгә соңгы ике ел дәвамында искиткеч зур психологик басым ясала, моны хәтта өлкән кеше дә күтәрә алмыйча, сыгылып төшәр иде. Танылган спортчының талантын һәм югары әзерлек дәрәҗәсен бөтен Россия халкы берничә тапкыр зур горурлык хисе белән күзәтте. Суд карарына да карамастан, без Камиләгә теләктәшлек белдерүебезне, аны яклавыбызны дәвам итәбез һәм аның профессиональ казанышларына чиксез сокланабыз”,- ди министр Артем Мирошников.

Министрның #Наши золотые флешмобына кушылуы турында да билгеле.

“Безнең теләктәшлек белдерүебез, яклавыбыз Камиләгә сынауларны җиңеп чыгарга, бирешмәскә, яңа үрләр яуларга ярдәм итәр дип ышанам”,- дип белдерде өлкә министры.