Диспансеризация узарга онытмагыз!

Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында авыруларны профилактикалау һәм иртәрәк ачыклау мәсьәләсен көн тәртибенә куйган иде.

“Онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм башка хроник авырулардан үлем очракларын киметү – сәламәтлек саклау тармагы алдында торган өстенлекле бурычларның берсе. Бу уңайдан профилактик медосмотрлар һәм диспансеризация патологияләрне иртәрәк стадияләрдә ачыклап, авыруларны вакытында дәвалый башлау мөмкинлеге бирә. Өлкә территориясендә урнашкан предприятиеләргә барып, хезмәткәрләргә диспансеризация үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”,- диде төбәгебез башлыгы.

Ульяновск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева хәбәр итүенчә, быел 25 меңнән артык кеше диспансеризация үткән инде, ел ахырына кадәр барлыгы 450 мең кешене тикшерү күздә тотыла. Чагыштыру өчен: узган елда 344 мең кеше медосмотр үткәннәр.

“Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелгән Гаилә елы кысаларында профосмотр яки диспансеризация узганда уролог яки акушер-гинеколог пациентның репродуктив сәламәтлеген бәяләячәк. Предприятиеләр һәм авыл поселениеләренә барып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен диспансерлаштыру, “Онкопатруль” акциясе уздыру каралган. Мәсәлән, апрель аенда “Авиастар”да шундый акция үтәр дип көтелә”,- диде ведомство җитәкчесе.

40 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыруны – ел саен, ә 18-39 яшьлекләр өч елга бер мәртәбә узалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча пациентлар өч сәламәтлек төркеменә бүленә. Аерым очракларда пациентларны диспансер күзәтүенә алалар һәм өстәмә тикшерү үтү өчен медицина белгечләренә җибәрәләр.