Автономия вәкилләре күзәтәчәк

Элеккеге хәрби хезмәткәрләр, юристлар, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре Президент сайлауларының гадел, дөрес, үтә күренмәле узуын күзәтәчәкләр.

Ульяновск төбәгенең иҗтимагый оешмалары Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барышын күзәтүдә катнашырга җыеналар. Шушы көннәрдә генә алар өлкәнең Иҗтимагый палатасы белән шул хакта килешү төзеделәр.

Барлыгы 15 коммерцияле булмаган оешма – милли-мәдәни автономияләр, юристларның төбәк ассоциациясе һәм профсоюзлар федерациясе, хәрби хезмәткәрләр, инвалидлар, казаклар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килешүгә кул куйдылар. Килешүне имзалаучылар арасында Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да бар иде.

“Автономиябез вәкилләре – иҗтимагый күзәтүчеләр бу көннәрдә махсус укуларга йөриләр. Экспертлар һәм белгечләр аларга консультация бирәләр, сайлауларга бәйле законнарны тәфсилләп аңлаталар”,- ди автономия җитәкчесе Рамис Сафин.

2024 елның 15-17 мартында узачак РФ Президентын сайлауларның чисталыгын һәм гаделлеген тикшерергә, күзәтеп барырга теләүче башка НКОларның да безнең килешүгә кул кую мөмкинлеге бар, дип белдерде өлкәнең Иҗтимагый палатасы рәисе Ирина Колоткова.