Татар дөньясында

Төньяк Кавказ татарлары 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасына сәфәре барышында Төньяк Кавказ федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. 2018  елдан бирле федераль округларда җыеннар оештырылуы турында әйтте. 45 чит илдә, шулай ук Камчаткадан алып Калининградка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек татар оешмалары булуын ассызыклады.

Татар активына Курган өлкәсендәге Йолдыз авылы фаҗигасе турында фильм  күрсәтелде. Милләттәшләребез татар авылын янгыннан соң кабат торгызу эшчәнлеге белән танышты.

Кабарда-Балкарда - Сабан туе

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков белән очрашты.

Җитәкчеләр Кабарда-Балкар Республикасында милли бәйрәмебез – Сабан туен уткәрү хакында фикер алышты. Нальчикта Милли Шура рәисе белән очрашу вакытында татарлар соңгы елларда милли бәйрәмебезне уздыру мөмкинлекләре булмавын әйткән иде. Васил Шәйхразыев һәм Казбек Коков 2024 елда әлеге җирлектә Сабан туен оештыру турында уртак фикергә килде.

Рамил Курамшинны искә алдылар

Казанда Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор, татар сәнгатенә зур өлеш керткән Рамил Курамшинны искә алдылар.

Ваһапов фонды тырышлыгы белән «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Рамил Курамшинсыз бер ел» дип исемләнгән музыкаль кичәдә тамашачыларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чарада күренекле баянчының замандашлары, иҗатташ дуслары, якташлары катнашты. Алар арасында халкыбызның яраткан җырчылары Зөһрә Шәрифуллина, Гөлзадә Сафиуллина, Рабига Сибгатуллина, Азат Тимершәех һәм танылган баянчылар, гармунчылар бар иде.

Йолдыз авылында - алтын туй һәм өй туе

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсенең янгыннан зыян күргән Йолдыз авылында алтын туй һәм өй туе мәҗлесендә катнашты.

Тантана авыл имамы Әхмәдулла Хәбибуллин йортында узды. Алар хатыны белән инде 50 ел бергә гомер итәләр. Йолдыз халкына дин гыйлеме таратучы Әхмәдулла хәзрәт эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Узган елның 7 маенда Йолдыз авылында янгын чыккач та, авылдашларына иң беренчеләрдән булып ярдәм итү өчен бар җаваплылыкны үз өстенә ала. Әхмәдулла Хәбибуллинның янгын вакытында үзенең дә йорты көлгә әйләнә, бар техникасы диярлек һәм чәчүлек орлыгы янып бетә. Бүген ул язмыш сынауларын җиңеп чыгып, хатыны белән бергә алтын туйларын яңа салынган йортларында туганнарын, дусларын җыеп билгеләп үтә. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев юбилярларны бәйрәм белән котлап рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.