Авыл мәчетенә илтә сукмаклар

Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында “Югары оч” мәчетенең 30 еллыгына багышланган тантана узды.

1991 елда Советлар Союзы таркалганнан соң, илебездә бер-бер артлы мәчетләр төзелә башлады. Иске Кулаткы районында да бу эш оешкан төстә алып барылды. Шушы вакыттан бирле мәчетләребездә Ислам динен җәелдерү, аның кануннарын яшь буынга өйрәтү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Вакыт узган саен мәчетләребез яңа елъязмадан башлап, тарихка керә баралар һәм районыбызда аларның юбилейлары билгелеп үтелә.

Безнең Иске Кулаткы районында 26 мәчет исәпләнә, аларның 25-30 еллык тарихы бар. Үткән елда мөселман кардәшләребез Мосеевка, Яңа Зимница, Вязовый Гай авылларында мәчетләрнең юбилейларын билгеләп үтте. Ә шушы көннәрдә Иске Зеленай авылында шундый ук күркәм чара оештырылды. Дин кардәшләребез “Югары оч” мәчетенең 30 еллыгын билгеләделәр.   

Матур бәйрәмгә бихисап мөселманнар җыелды. Алар арасында өлкә  мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, район авыллары имамнары, абыстайлар, мөгаллимнәр, шәкертләр бар иде.

“Югары оч” мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сафаров мөселманнарны кайнар сәламләп, авылның дин тарихы, мәчетләре, имамнары турында сөйләде.

- 1935 елга кадәр Иске Зеленай авылында алты мәчет эшләп килгән. Авылның югары очында “Кечкенә мәчет” урнашкан була. Ул 1918 елда төзелә һәм аның бинасын 1996 елда бүгенге мәчетебез янына мәдрәсә итеп торгыздылар. Икенче мәчетебез ике күпер арасында була һәм “Сары мәчет” дип атала. 1936 елда аны мәктәп төзелешенә күчереп куялар. Өченчесе “Күк мәчет” дип исемләнгән, ул әлеге мәчетебез урынында булган. Дүртенчесе - “Кызыл мәчет” һәм ул Нәҗәт бабай Мостакаевның өе каршында урнашкан иде. Бишенчесе - “Түбән оч” мәчете, ул бүген дә эшли. Күл янында урнашканга, халык аны “Озерки” дип атый. Әлеге гыйбадәтханәне авылдашыбыз Газинур Ибраһим улы Зөлкарнәев төзергә тотына һәм үз малына стеналарын торгыза. Вафат булуы сәбәпле, төзелешне тәмамлый алмый. Соңыннан авылдашларыбыз акча җыеп, аны сафка бастырдылар. Ә алтынчы мәчет Узинда, авылдашыбыз Рәшит Юсупов өе алдында була. Бүгенге “Югары оч” мәчете халкыбыз активлыгы белән 1 ел да 3 ай эчендә төзелде. Авылдашларыбыз Мөхәррәм Баязит улы Сәйфуллин, Нәҗәт Харис улы Мостакаев, Рәҗәп Усман улы Зөбәиров (өчесе дә бакый дөньяга күчтеләр), Мөхәррәм Ризван улы Вагапов (хәзер аңа 87 яшь) халыктан акча җыюда зур тырышлык күрсәтте. Бинаны төзүдә Абдулхәлим Якуб улы Юмангулов (бригадир), Рәшит Рамазан улы Әхмәтҗанов, Мәхмүт Сөләйман улы Азизов, Мөнир Хәсән улы Мостафин, Рәҗәп Садыйк улы Үмәров, Рәшит Таһир улы Шаяхметов, Җәфәр Хамзә улы Зөбәиров катнаштылар. Бу зур эшне башлар алдыннан Люкман Фәйзуллин Коръән укыган иде. 1994 елның январенда мәчетебез ачылып, манарасыннан моңлы азан яңгырады. Ә Яхъя Исмаил улы Канюшев имам булып сайланды. Ул 1997 елда вафат булгач, бу вазифаны төрле елларда Яхъя Әбдрәшит улы Рафиков, Зиннәтулла Әбрар улы Бекеров (хаҗда булды), Рәсим Барый улы Зәйнетдинов алып барды. Мин 2010 елның июненнән бирле имам-хатыйб вазифасын башкарып киләм. 2017 елга кадәр 23 бабай мәчетебезгә намазга йөри иде. Күбесе вафат булу сәбәпле, намазга йөрүчеләр саны азайды. Хәзер 15 кеше мәчеткә йөрибез. Бүген мәчетебез каршында “Җомга мәктәбе” эшли һәм анда ике төркемдә хатын-кызлар белем ала, Коръән укырга өйрәнә. Олы яшьтәгеләр төркемендә - мөгаллимә Сәкинә Тимербулат кызы Якупова, ә яшьрәк хатын-кызлар группасында “Биләр” мәдрәсәсен тәмамлаган мөгаллимә Сания Рамазан кызы Сафарова атнага ике көн дини дәресләр уздыралар.

Югары очта ике күпер арасында урнашкан борынгы “Сары мәчет” урынын тимер койма белән әйләндереп алдык һәм ярым ай белән манара куйдык. 2012 елда мәчетебезне профиль калай белән тышлаттык. 2015-2016 елларда авылыбызның югары оч каберлегендә агачтан ясалган койманы тимер рәшәткәгә алмаштырдык. Авыл ягындагы каберлек коймаларын ремонтлауда һәм профиль калайдан сарай төзүдә авылдашыбыз Ринат Рәҗәп улы Зөбәиров зур ярдәм күрсәтте. 2020-2021 елларда мәчет һәм мәдрәсә тирәсен коймалар белән уратып алдык һәм яшел төскә буядык. 2022 елда мәчетебезнең агачтан эшләнгән тәрәзә рамнарын пластик тәрәзәләргә алмаштырдык. Бу эшне башкарырга Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Рамил Ибраһим улы Якупов, Рамазан Кыяметдин улы Хәбибуллин, Радищеводан Марс Фуат улы Сафаров (фермер) акчалата ярдәм итте. Авылдашларыбыз Илдус белән Рамил Латыйповлар да саллы өлеш кертте. Без аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез,- дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

Аннары “Биләр” мәдрәсәсенең Иске Кулаткы филиалы директоры    Мохамәдсалих хәзрәт Гоибов Коръән сүрәләре укыды. Ә Иске Кулаткы районы имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров дога кылдырды.

Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин искезеленайлыларны “Югары оч” мәчетенең юбилее белән кайнар котлады. Ул өлкәбезнең дини тормышы турында сөйләде һәм мөселман кардәшләребезне мәчетләргә йөреп, гыйбадәт кылырга өндәде.

- Менә 30 елдан артык инде Ислам динебезне саклап яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Бүген безгә мәчетләргә йөрергә беркем дә киртә куймый, рәхим итеп догаларыгызны кылыгыз,- дип белдерде өлкә мөфтие.

Ул Мөхәррәм Ризван улы Вагаповка нәзарәтнең иң зур бүләген - “Әл-Ислах” медален, ә мөгаллимә Сания Рамазан кызы Сафаровага Рәхмәт хаты тапшырды.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Фарук улы Сафин мәчеткә Коръән тәфсирләре тапшырды. Ул искезеленайлыларга дин тормышын алып баруда уңышлар теләде һәм динебез белән бергә татар телен саклау кирәклеге турында гыйбрәтле киңәшләрен бирде.

Иске Кулаткы шәһәр поселениесе башлыгы Иршат Марс улы Сәйфуллин тәбрикләүләрен җиткереп, Җәфәр Рәшит улы Шаяхметовка, Сания Рамазан кызы Сафаровага, Раил Шамил улы Сафаровка, Ринат Рәҗәп улы Зөбәировка, Мәхмүт Сөләйман улы Азизовка, Яхъя Әбдрәшит улы Рафиковка һәм Сәкинә Тимербулат кызы Якуповага Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Иске Зеленай авылында туып үскән, хәзер Радищево районында гомер кичерүче Ринат Рәҗәп улы Зөбәиров мөселманнар белән тыгыз элемтәдә торып, мәчеткә гел ярдәм кулы суза. Ул тантанада чыгыш ясап, авылдашларына дин тормышын алып баруда  уңышлар юлдаш булуын теләде.   

Мәчетләребезнең күркәм юбилейлары мөселманнарны берләштерә. Бу чараларда имамнарыбыз бер-берсе белән күрешеп, якыннан аралашалар. Алар үзләренең фикерләрен, тәҗрибәләрен зур теләк белдереп уртаклашалар.

Юбилейның тантаналы өлеше тәмамлангач, дин кардәшләребезне мәҗлес көтә иде. Иске Зеленай авылының уңган хатын-кызлары мул табын әзерләгәннәр. Соңыннан мөселманнар әрвахларның, бу мәчеттә  хезмәт иткән имамнарның рухларын шатландырып, тәмле ризыклар әзерләүчеләргә изге теләкләрен ирештереп, дога кылдылар.

Киләчәктә дә дини тормышыбыз сүнмәсен һәм районыбыз мәчетләренең күркәм юбилейларын бердәм каршы алырга насыйп итсен.

Рөстәм АРИФУЛЛИН,

Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре.