Өлкә халкын ниләр борчый?

Губернатор Алексей Русских белән туры линиягә Ульяновск өлкәсе халкыннан өч меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

Төбәк башлыгы белән туры линия 26 ноябрьдә Регион белән идарә итү үзәгендә узды. “Россия 24”, “Репортер 73” һәм “Улправда-ТВ”, шулай ук регион җитәкчесенең ВКонтакте сәхифәсе әлеге чарадан реаль вакыт режимында трансляция алып бардылар.

Ульяновскилылар Алексей Русскихка үзләренең сорауларын, шикаятьләрен һәм тәкъдимнәрен Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәтенең рәсми сайты, “Госуслуги. Решаем вместе” платформасы аркылы алдан ук юллады. Регион белән идарә итү үзәге белгечләре халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итеп, тикшереп тордылар. Аннары аларны профильле ведомстволарга тапшырганнар, шуңа күрә проблемалы мәсьәләләрнең бер өлеше туры линиягә кадәр үк оператив рәвештә хәл ителгән.

Туры эфир башланыр алдыннан 1,5 меңнән артык сорау килгән. Халыкны ЖКХ, төзекләндерү, юллар һәм транспорт, медицина һәм мәгариф мәсьәләләре аеруча борчый.

“Мин туры линиягә килгән мөрәҗәгатьләрне игътибар белән укып чыктым. Мисал өчен, Ульяновск халкын борчыган ТОП мәсьәләләр димитровградлылар һәм сенгилейлыларны борчыган проблемалар белән туры килеп бетми. Әлбәттә инде, бу кешеләрне күбрәге үз йортлары тирәсендәге хәлләр борчуга салуы һәм күңелсезлек китерүе, муниципаль власть органнарының ахыргача эшләп бетермәве турында сөйли”,- дип белдерде Алексей Русских.

Туры линия барышында төбәк халкыннан мөрәҗәгатьләрне Хөкүмәт әгъзалары һәм Ульяновск шәһәре башлыгы 122 номеры буенча кабул иттеләр, шулай ук регион башлыгының ВКонтактедагы сәхифәсендә трансляция вакытында комментарийлар язып калдырырга мөмкин иде.

Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләрендә яшәүчеләр Алексей Русскихка үзләрен кызыксындырган сорауларны видеоэлемтә буенча җиткерделәр. Ульяновскилыларны актив озак яшәү үзәкләренә йөрүчеләр өчен түләүле хезмәтләр кертергә җыенулары борчый. Ә димитровградлылар Мәскәү инженер-физика институты карамагындагы инженер-технологик институты биналарын һәм хәзерге вакытта спортчылар тренировкалар үткәргән элеккеге “Спутник” кинотеатры бинасы фасадын ремонтлауга, Горки районына су кертүгә һәм төзекләндерүгә бәйле проблемаларны чишүдә ярдәм сорадылар.

Регион белән идарә итү үзәге колл-центрына шалтыратучылар өлкә үзәгендәге күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү, Засвияжье районында яңа поликлиника төзү, СВО сугышчыларына ярдәм күрсәтүче волонтерларны урнаштыру өчен бина бүлеп бирү мәсьәләсен күтәрделәр. Ишеевка лицее педагоглары һәм укучыларның ата-аналары уку йорты бинасында ремонт ясау кирәклеге турында җиткерделәр. Чардаклы районы Мирный бистәсендә яшәүчеләр – су белән тәэмин итү, Майна районы Новоанненково поселогы халкы газ белән тәэмин итү проблемасын кабыргасы белән куйды.

Өлкәнең Иҗтимагый палатасы рәисе Ирина Колоткова каты көнкүреш калдыкларын ташуга һәм утильләштерүгә бәйле теманы яңгыратты.

Туры эфирда шулай ук Ульяновскиның Император күперен, Минаев урамындагы, Шевченко һәм Смычка урамнарындагы күперләрне ремонтлауга, өлкә үзәгенең яңа микрорайоннарында юл инфраструктурасы үсешенә кагылышлы кискен мәсьәләләр җентекләп тикшерелде.  

Моннан тыш, төбәк башлыгы гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтергә кушты.

Туры эфир барышында барлыгы 1,5 меңнән артык хәбәр килгән. Регион җитәкчесе халыкка оператив рәвештә җавап бирү өчен профильле министрларны һәм муниципаль районнар башлыкларын җәлеп итте.

Губернатор туры линиянең ахырында актив булулары һәм битарафлык күрсәтмәүләре өчен Ульяновск өлкәсе халкына рәхмәт белдерде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде, алар мәсьәләләрне хәл итүләре турында билгеләнгән срокта отчет бирергә тиеш, диде Алексей Русских.

 

Губернатор әйтте:

* 2025 елда төбәкнең 9 мәктәбендә ремонт башлыйбыз. 2025-2027 елларда федераль үзәк ярдәмендә 16 балалар бакчасын ремонтлау күздә тотыла.

* 2024 елның декабрендә Хлебозаводская урамы буйлап бер яклы хәрәкәтне ачабыз. Бу Засвияжьедан үзәккә таба машиналар агымын киметү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук күперләрне ремонтлау һәм яңаларны төзү мәсьәләсе дә көн тәртибендә.

* Якын арада Юго-Западный микрорайонындагы юлны ачабыз. Урамнарны яктырту һәм светофорны эшләтеп җибәрү өчен тиешле документлар әзерләнә.

* Актив озак яшәү клубларына йөргән өчен түләү кертүне тыйдым. Анда барлык дәресләр дә түләүсез үткәреләчәк. Бу мәсьәлә өлкән буын вәкилләрен борчый иде.

* 2025 елда бакчачылык ширкатьләрен газлаштыруга керешәбез. Барлыгы 81 СНТ газ торбасына тоташтырылачак. Киләсе елда 7 социаль учреждениедә газ котельныйлары урнаштыру күздә тотыла.

* “Новая жизнь” микрорайонындагы поликлиника өчен Александр Невский урамы, 2Ж адресы буенча урнашкан йортта бүлмәләр сатып алынды. Ремонт эшләре бара. Тиздән лицензия биреләчәк. Шулай ук 2025 елда Шигаев урамында поликлиника төзелеше старт алыр дип көтелә.

* 2025 елда Инза, Кузоватово, Сурское, Павловка, Чынлы, Ульяновск, Николаевка һәм Вешкайма районнарында 17 яңа ФАП төзү максаты куябыз.