Рус телен һәркем белергә тиеш
Россиядә мигрантларның рус телен белү дәрәҗәсенә таләпләрне билгеләргә җыеналар. Шулай ук рус телен начар белгән яки бөтенләй белмәгән мигрант балалары белән эшләүнең федераль алгоритмы булдырылачак. Дәүләт башлыгы Владимир Путин рус теленә һәм Россия халыкларының башка телләренә ярдәм итү буенча Совет утырышында әнә шул хакта белдерде.
“Россиягә эшләргә килүчеләр өчен телне белү буенча гомуми кагыйдәләр булдырырга кирәк. Безнең илдәге социаль һәм мәдәни нормаларга бәйле профессиональ таләпләрне исәпкә алып, эшкә урнашканда, көндәлек тормышта кешеләр белән аралашканда рус телен нинди дәрәҗәдә белү кирәклеген ачыклау һәм билгеләү бурычы куела”,- дип белдерде Президент.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы рус теле буенча бердәм дәүләт дәреслекләре булдыру идеясен хуплады. Ә яңа регионнар китапханәләре базасында рус телен һәм әдәбиятын популярлаштыру үзәкләре барлыкка киләчәк.
“Безнең илебез этномәдәни, дини яктан уникаль, күп төрле булуы белән аерылып тора. Шул ук вакытта нәкъ менә рус теле безнең рухи һәм милли бердәйлегебезне билгели. Рус теле һәм Россия Федерациясе республикасы халыкларының дәүләт теле буенча уку-укыту фәннәреннән гомуми белем бирү программаларын әзерләгәндә менә шуннан ч