Ничек яшисең, авыл?

Өлкә Хөкүмәтендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Губернатор Алексей Русских агропром тармагының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм, бүген әлеге секторда 50 меңгә якын кеше эшли, дип белдерде.

“Аграрийлар тырышлыгы белән өлкәбез авыл хуҗалыгы продукциясе белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде. Без авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән бергә Россия Президенты тарафыннан илкүләм проектларда билгеләнгән бурычларны уңышлы гына үтәп киләбез. “Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” дип аталган дәүләт программасына зур игътибар бирелә. Быел әлеге программаны тормышка ашыру максатында 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде, бу – узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк”,- диде регион башлыгы.

Һава торышы көйсезлекләренә һәм экономик кыенлыкларга карамастан, Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы елын яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый, дип белдерде АПК министры Алексей Леушкин. 1,8 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Рекордлы уңыш өлкә халкын икмәк белән тулысынча тәэмин итү һәм экспорт потенциалын арттыру мөмкинлеге бирә. Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча (һәр гектардан - 27,2 центнер) Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче бишлеккә керә.

380 мең тонна көнбагыш җыеп алынган, димәк, 130 мең тонна үсемлек мае эшләп чыгарылачак. Ә шикәр чөгендере уңышы өлкә халкын шикәр комы белән тәэмин итү мөмкинлеге тудыра. Быелның нәтиҗәләре буенча өлкә хуҗалыклардында һәр фуражлы сыердан рекордлы 7,1 мең тонна сөт савып алу көтелә. Эшкәртү промышленносте предприятиеләре дә уңышлары белән шатландыра.

2025 елда Ульяновск өлкәсе бюджетыннан агропромышленность комплексына 5,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.