Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнәбез
Ульяновск өлкәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек эшләре дәвам итә.
Төбәкнең “Җиңү” – “Победа” оештыру комитеты утырышында истәлекле датаны бәйрәм итүгә бәйле актуаль мәcьәләләр каралды. Әлеге чарада өлкә Хөкүмәте, иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар оешмалары һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашты.
“Ульяновск өлкәсе федераль план нигезендә быелның май аеннан башлап Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре алып бара. Без барлык чараларны да бик тә югары дәрәҗәдә үткәрергә бурычлы. Җиңү көнендә Ульяновск территориаль гарнизоны гаскәрләренең тантаналы рәвештә үтүенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм парады хөрмәтенә без Ульяновск өлкәсе Губернаторының истәлекле билгесен булдырдык, ул парадта катнашучыларга тапшырылачак. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм чаралары үткәрү мәсьәләсе дә көн тәртибендә”,- дип белдерде Губернатор Алексей Русских.
Барлыгы алтын меңнән артык чара оештыру күздә тотыла. Батырлык дәресләре, концерт программалары, күргәзмәләр һәм экспозицияләр, патриотик акцияләр, хәрби-спорт турнирлары әнә шундыйлардан. Традиция буенча “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый”, “Җиңү маршы”, “ Минем гаиләм реликвиясе”, “Мин – Россия гражданины” акцияләре һәм “Георгий тасмасы”, “Кызыл канәфер”, “Җиңү бакчасы”, “Фронттан килгән өчпочмаклы хат”, “Солдатка хат” Бөтенроссия акцияләре узачак.
Регион башлыгы йөкләмәсе буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турында “Ике сугыш кайтавазы” – “Эхо двух войн” дип аталган шигырьләр җыентыгы әзерләнгән, тиздән ул укучыларга тәкъдим ителәчәк. Анда Бөек Ватан сугышы фронтовиклары һәм замандашларыбызның шигырьләре һәм проза әсәрләре кергән. Тиражның бер өлеше СВО зонасына – Ульяновск батальоннарына тапшырылачак.
Безнең төбәктә патриотик юнәлештәге чаралар даими рәвештә үткәрелә. Кичә, 21 ноябрьдә, Ульяновскиның Соборная мәйданында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских инициативасы буенча НАТО илләре трофейлы техникасының күчмә күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Ял көннәрендә – 23, 24 ноябрьдә әлеге мәйданда шәһәр халкы һәм өлкә үзәге кунаклары игътибарына концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Күчмә күргәзмә 25 ноябрьгә кадәр эшли.