24 ноябрь – Әниләр көне

Кадерле Ульяновск өлкәсе әниләре!

Чын күңелдән сезне күркәм бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан котлыйм!

Бу – елның иң игелекле һәм якты бәйрәмнәреннән берсе. Дөньяга аваз салган мизгелдән үк сез һәрвакыт безнең белән янәшә, үзегезнең күңел җылыгызны бүләк итәсез, бу дөньяны танып белергә, аңларга булышасыз, игелекле, намуслы булырга, башкаларны хөрмәт итәргә, эшне яратырга өйрәтәсез, безнең шатлык һәм борчуларыбызны бүлешәсез. Сезнең эчкерсез мәхәббәтегез безне тагын да ышанычлырак һәм көчлерәк итә, үсеш һәм яңа үрләр яулау өчен куәт һәм энергия, дәрт өсти.

Безгә һәрчак ышануыгыз, тормышның катлаулы мизгелләрендә булышуыгыз, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүегез өчен шушы бәйрәм көнендә сезгә рәхмәт сүзләребезне әйтәбез. Сез бөтен нәрсәне дә булдырасыз – балалар тәрбиялисез, гаилә учагы турында кайгыртучанлык күрсәтәсез, үзегезнең профессиональ һәм иҗади талантыгызны уңышлы гына тормышка ашырасыз.

Газиз әниләр! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга гаилә иминлеге һәм бәхет, корычтай нык исәнлек-саулык телим! Балаларыгыз сезгә ярату хисләрен генә бүләк итсеннәр, игътибар күрсәтсеннәр, үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән шатландырып торсыннар!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.