26 ноябрьдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы халык белән туры линия үткәрә
Төбәкнең комплекслы үсеше буенча штаб утырышында Алексей Русских әнә шул хакта хәбәр итте.
Туры линия Регион белән идарә итү үзәге мәйданчыгында реаль вакыт режимында узар дип көтелә. Эфирны “Россия 24” һәм “Репортер 73” телеканалларында һәм “Улправда-ТВ”да карарга мөмкин булыр. Төбәк башлыгының ВКонтакте сәхифәсендә онлайн-трансляция алып барылачак. Чара 14 сәгатьтә башлана.
Ульяновск өлкәсе халкы үзләренең сорауларын “Госуслуги. Решаем вместе” платформасы, 122 телефоны һәм өлкә Хөкүмәте сайтының гражданнарның мөрәҗәгатьләре дип аталган бүлеге аркылы җиткерә алалар.
2023 елның октябрендә Губернатор белән туры линиягә барлыгы 2,5 меңнән артык сорау һәм мөрәҗәгать килгән. Ул чакта төбәк халкын ЖКХ һәм сәламәтлек саклау, төзекләндерү, юлларны яңарту, җәмәгать транспорты эшенә бәйле мәсьәләләр аеруча борчыган. Губернаторның ВКонтактедагы шәхси сәхифәсенә генә дә 800гә якын сорау кабул ителгән.