Вәкаләтле вәкил бәя бирде

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең агымдагы елның тугыз аенда социаль-экономик үсешенә нәтиҗә ясадылар.

“Ульяновск өлкәсе куәтле промышленность потенциалына ия һәм төп капиталга инвестицияләр үсеше темплары буенча безнең Идел буе федераль округында лидерлык позицияләрен били. Илкүләм проектларны тормышка ашыруны дәвам итү, төбәк халкы, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре алдындагы социаль йөкләмәләрне вакытында һәм тулы күләмдә үтәү бик тә мөһим. Моның өчен экономиканы үстерергә һәм регионда лаеклы хезмәт хаклары дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк”,- диде Игорь Комаров.

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең промышленность производствосының үсеш темплары буенча ПФОда өченче урынны биләвен һәм РФ төбәкләренең беренче унлыгына керүен билгеләп үтте.

“Тугыз ай нәтиҗәләре буенча промпроизводство индексы 113,6 процент тәшкил итте. Казылма байлыклар чыгару, ЖКХ, энергетика, эшкәртү тармакларында аеруча зур үсеш күзәтелә. Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “тәкъдимнәр экономикасы” үсешенә зур игътибар бирәбез. Узган ел белән чагыштырганда, үзебездә җитештерелгән товарлар күләме сизелерлек дәрәҗәдә артты”,- дип белдерде өлкә Губернаторы.

РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Ульяновскиның 40 нчы лицее эшчәнлеге белән танышты һәм шулай ук берничә социаль әһәмияткә ия объектта булды.