Ана - бөек исем!

Өч йөз алтмыш биш көннән торган календарь битләрен ачып карасаң, анда көн саен нинди генә бәйрәм юк! Кайбер көннәргә икешәр бәйрәм туры килә. Ләкин шулар арасында иң кадерле һәм иң җылы, күркәм бәйрәмнәрнең берсе - ул Аналар көне.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә узучы әлеге бәйрәм бу якты дөньяда яшәүче һәр кешегә дә кагыла. Кеше кайда гына, кем генә булып эшләсә дә, аның гомер башы изге күңелле Әнигә барып тоташа. Безне бишектән алып соңгы көннәребезгә чаклы аларның матур теләкләре, хәер-фатихалары озата бара. Аналарның олылыгын, изгелеген, аларның әйткән киңәш-нәсыйхәтләрен без еллар узгач, үзебез әти-әни булгач кына тирәнтен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә үзебез исән чакта аларга кадер-хөрмәт, ихтирам күрсәтергә өлгерик, соңыннан үкенерлек булмасын.

Әниләребезгә, бүген инде әби булган аналарга без саулыклы озын гомер, бәхет, иман байлыгы, күңел күтәренкелеге телик. Сезнең йөзегездә һәрчак елмаю булсын, бала-оныкларыгыз көн саен сөендереп яшәсен!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин.