“Рэдиссон” кунакханәсендә хәзер барысы да хәләл

Ульяновск шәһәренең Гончаров урамында урнашкан “Рэдиссон” отеленә хәләл сертификаты тапшыру тантанасы узды.

Президент Владимир Путин Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булган мөселман илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштыру мәсьәләсенә соңгы вакытта аеруча зур игътибар бирә. Әнә, Казанга БРИКС саммитына килүчеләрнең дә күбесе ислам дәүләтләре җитәкчеләре иде. Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских та Үзәк Азия илләре белән эшлекле багланышлар булдыру максаты куя. Хәзер мөселман дәүләтләренең бизнесменнары, төрле дәрәҗәдәге белгечләре һәм экспертлары безнең шәһәргә эш сәфәре белән еш килеп йөриләр. Аларны каршы алып, конференцияләр һәм очрашулар үткәрү, кунак итү өчен бүген бездә бөтен шартлар да тудырылган. Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә – Гончаров урамында урнашкан “Рэдиссон” кунакханәсе шушы көннәрдә хәләл стандартлары буенча эшли башлады.

Отель хуҗасы Алексей Стешин әйтүенчә, күптән түгел генә Мордовия башкаласының Саранск кунакханәсе хәләл сертификатына ия булган. Хәзер инде Ульяновск отеленә дә сертификат алырга вакыт җитте, диде Алексей Валерьевич.

“Әлеге сертификат кунакханә ресторанында тукланучыларга хәләл меню тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук биредә шәригать кануннары буенча никах һәм туй мәҗлесләре, банкетлар уздырырга була. Отельнең беренче катында намаз укырга теләүчеләр өчен махсус зал ачып җибәрдек. Ә һәрбер номерда Мәккә – кыйбла тарафына күрсәткечләр куелды, шулай ук намазлыклар белән Коръән китаплары да кайтарттык. Конгресс-холлның икенче каты да хәләл сертификатына туры китереп, ягъни ислам динен тотучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылды”,- диде отель хуҗасы.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин шәһәребезнең нәкъ үзәгендә урнашкан затлы кунакханәнең хәләл стандартлары буенча эшли башлавына чиксез сөенүен белдерде. Хәзер безнең алдыбызда Ундоры санаторийсында да хәләл таләпләре буенча ял итү мөмкинлеге булдыру бурычы тора, шифаханә җитәкчелеге белән бу турыда сөйләшүләр алып барабыз инде, диде мөфти хәзрәтләре. Ул мөфтият белән өлкә мәгариф министрлыгы арасындагы килешү нигезендә мәктәпләрдә ислам мәдәнияте нигезләре өйрәнелә башлавы һәм балаларны хәләл ризыклар белән тукландыру мәсьәләсенең акрын гына хәл ителүе турында хәбәр итте. Мәктәпләргә җибәрелә торган хәләл сыер ите 20 процентка кыйбатрак икән, шуңа күрә белем бирү оешмалары аны ала алмыйлар, татар бизнесменнарыннан бу проблеманы чишүдә ярдәм сорыйбыз, диде Илдар хаҗи. Ул изге Рамазан аенда әлеге кунакханә кафесында ифтар ашы уздырырга тәкъдим итте.

Ә Ульяновск өлкәсенең “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов төбәгебез башлыгы Алексей Русскихның мөселман дәүләтләре белән экономик һәм сәүдә элемтәләре урнаштыру мәсьәләсен шәхси контролендә тотуы турында хәбәр итте. Хәзер бездә ислам илләреннән килгән дин кардәшләребезне хәләл таләпләренә туры килгән отельгә урнаштырып, шикләнмичә һәм курыкмыйча хәләл ризыклар белән сыйлау мөмкинлеге бар, диде ул. Төбәгебез бизнесменнарының лидеры “Мой бизнес” үзәге белән мөфтиятнең үзләренең хәләл продукциясен мөселман дәүләтләренә экспортка җибәрергә теләүче эшмәкәрләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булулары хакында да белдерде.

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының үзәк диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Байбиков белдерүенчә, затлы отельгә хәләл сертификаты бирелүе – ул тарихи гаделлекнең торгызылуы, ата-бабаларыбыз ирекле рәвештә кабул иткән һәм 1100 ел дәвамында тугрылык саклап көн күргән яшәү рәвешенә кире кайту. Хөрмәтле дин әһеле әлеге проектны тормышка ашыру максатында зур тырышлык куйган өчен Илдар хаҗи Сафиуллин белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәләл стандартлары комитеты җитәкчесе Динар Садыйковка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Сертификатка ия булу – отель өчен, беренче чиратта, брендны таныту, коммерция адымы. Ә без – мөселманнар, һәрбер эш-гамәлгә Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән алынырга тиеш. Шуңа күрә, әйдәгез, бу проект өстендә бергәләп эшлик”,- диде Мөхәммәд хәзрәт.

Тантаналы чараның ахырында Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәләл стандартлары комитеты рәисе Динар Садыйков “Рэдиссон” отеле җитәкчесе Алексей Стешинга хәләл стандартлары буенча эшләргә рөхсәт бирүче сертификатны тапшырды.

“Шәһәребезнең танылган отеленә хәләл сертификаты Ульяновск өлкә мөфтияте белән “Сембер” бизнес-клубының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бирелде”,- дип хәбәр итте оешманың җитәкчесе Эльмира Алиакберова.

Исхак ХӘЛИМОВ.