“Без гел сезгә таянып эшлибез”

16-18 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумын үткәрде. Анда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрнең 14 иленнән 400гә якын татар эшкуары катнашты. Форумга Ульяновск өлкәсе вәкилләре дә чакырулы иде.

Форумның тантаналы ачылышында катнашучы делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

- Бөтендөнья татар конгрессының эшли башлавына 32 ел булды. Һәрберегез хәтерлидер, 1992 елда Татарстанның беренче Президенты, Россия Хезмәт герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев үз вакытында указ кабул итеп, Бөтендөнья татар конгрессын төзеде. Башка оешмалар белән бергәләп без татар милләтен саклап калу өстендә эшли башладык. Без җитәкчеләргә зур рәхмәтне җиткерәбез,– диде Милли Шура рәисе. Ул шулай ук үзенең чыгышында махсус хәрби операция һәм гуманитар ярдәм турында сөйләде.

Ачылыш тантанасында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Конгресс бүләген алучылар арасында Ульяновск өлкәсенең Криуши суднолар ремонтлау заводы генераль директоры Ринат Низамов та бар иде.

Форум кысаларында делегатлар “Синема – 5” кинотеатрында “Кара урман” фильмын карадылар. Карау алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев фильмның режиссеры Радик Кудояровка Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.

Фильм каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган. Ул психологик гыйбрәтле хикәя жанрында төшерелгән, чын вакыйгаларга нигезләнгән. Фильм җәзалап үтерү күренешләре белән башлана һәм тәмамлана: прологта Нюрнберг процессында хөкем ителгән 11 нацист җинаятьчесен, ә эпилогта Плетцензее төрмәсендә 11 антифашистны җәзалыйлар.

Форумның икенче көнендә делагатлар Менделеевскиның Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда булдылар. Мәдәният сарае 1987 елда Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы каршында эшли башлый. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ун иҗат коллективы эшли, шуларның 5се халык һәм 1 коллектив РФнең атказанган халык иҗаты коллективы исеменә ия. 3 балалар һәм 7 өлкәннәр коллективында 600дән артык кеше иҗат белән шөгыльләнә. Биредә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар өчен тематик секцияләр эшләде. Алар туризмны үстерү, кеше капиталын саклау һәм җәлеп итү, инвестицион җәлеп итүчәнлек, уңайлы шәһәр мохите һәм экологик иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Делегатлар бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан сәнәгать объектлары мәгълүматларын карадылар һәм өйрәнделәр. Алар шулай ук “Менделеев токымнары” лицеенда булырга һәм “Менделеевск үзәнлеге” балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләр үзәге белән танышырга да өлгерделәр.

XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы пленар утырыш белән тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

- Эшмәкәр - һөнәрле кеше. Ул үзен үзе туйдыра һәм башкаларга да эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре, без гел сезгә таянып эшлибез. Сезнең хезмәтегез, сезнең өлешегез безнең милләтнең көчле булуында зур роль уйный. Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт! – диде ул.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновскиның танылган эшмәкәре, меценат Марат Якупов та бар иде. Ул “ТАССРның 100 еллыгы” дип исемләнгән медальгә лаек булды.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.