Сугышчыларның тәвәккәллеге җиңү көнен якынайта

Ульяновскиның Засвияжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре махсус хәрби операция зонасыннан өенә дәвалану курсы узарга кайткан Шамил Селимзановның хәлен белештеләр.

СВО зонасында утлар-сулар кичкән Шамил Селимзанов гаиләсе белән шәһәребезнең Мостовая бистәсендә яши. 2022 елның 24 февралендә дәүләтебез башлыгы махсус хәрби операция үткәрү турында игълан иткәч үк запаста булган Шамилгә военкоматтан повестка килә. Әфган сугышының утлы юлларыннан узган милләттәшебез бер дә карышып тормыйча шул ук мизгелдә юлга җыена башлый. Якыннарының соңгы елларда биле, умыртка баганасы авыртуын исенә төшерүләре дә аның карарын үзгәртми. Әгәр мин бармасам, илебез чикләрен дошманнан кем саклар, ди ул. Һәм Шамил Иршат улы менә ике елдан артык инде сугышчан дуслары белән бергә укронацистларга каршы чын батырларча көрәшә.

Тәвәккәл, курку белмәс, кыю һәм, иң мөһиме, гадел якташыбызны группа командиры итеп билгеләгәннәр. Ул бөтен ил халкы зарыгып көткән җиңү көнен якынайту өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп сугыша. Кызганычка, 70 килограмм авырлыктагы снаряд төягән тартмаларны ташыганда, Шамил Иршат улының иске яралары яңарган, биленә зыян килгән. Кырым Республикасының Ялта шәһәре хәрби госпиталендә катлаулы операция ясаганнан соң, аны реабилитацияләү курсы узу өчен туган якларына җибәргәннәр. Хәзер ул якыннары янәшәсендә акрын гына тернәкләнеп килә инде.

Район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов һәм татар автономиясе вәкилләре Селимзановлар гаиләсендә булып, Шамилнең хәлен белештеләр. Алар чәй өстәле артында илебездә барлыкка килгән вәзгыять, дөнья хәлләре турында озак кына сөйләшеп утырдылар. Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан Ватан герое төрле милләттән булган сугышчан иптәшләре, көнкүреш шартлары, дошманнан азат ителгән торак пунктларда яшәүче халыкка ярдәм күрсәтүләре һәм фронтта туганнарын өзелеп сагынулары хакында сөйләде.

“Илебез Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операция үткәрү турында карары белән тулысынча килешәм. Аның үз иленең - Россиянең чын патриоты булуы белән чиксез горурланам. Дөресен әйткәндә, махсус хәрби операция үткәрү хакында карар беркем өчен дә шатлыклы хәбәр түгел иде. Ләкин бу кирәк нәрсә, чөнки безнең илебез өчен бүтән юл юк. Ике якта да югалтулар җитәрлек, тыныч халык арасында да үлүчеләр, яраланучылар бар. Сугышсыз, югалтуларсыз гына тынычлык урнаштыруы, Россиянең имин киләчәген тәэмин итүе мөмкин түгел. Без барыбыз да шуны төгәл аңларга тиеш.

Сугыш, әлбәттә, сугыш инде ул... Анда төрле хәлләр була. Чолганышта калып, күп авырлыклар кичерергә туры килә. Һәрвакыт уяу булырга кирәк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында дроннар һөҗүм итәргә мөмкин. Сугышчылар окопларда көн күрә. Билгеле инде, анда яшәү шартлары әллә ни түгел. Дошман чигенеп, бераз тынычлык урнашкач, ашарга пешерәбез, телефоннан якыннарыбыз белән аралашабыз. Хәтта тиз генә целлофан белән скотчтан “мунча ясап” юынып та чыгабыз.

Гуманитар ярдәм җибәреп торган өчен тылдагыларга - Ульяновск өлкәсе халкына зур рәхмәт. Окоп шәмнәре, гигиена әйберләре, азык-төлек, кирәк-яраклар һәрвакыт килеп тора. Тормыш иптәшем Дамирә белән Засвияжье районы “Ак калфак”лылары җибәргән чәкчәк белән токмач килгән көн - безнең өчен зур бәйрәм. Барыбыз да бергәләп токмач ашы пешереп ашыйбыз, туган якларны искә төшереп, тәмләп чәй эчәбез, рәхмәт аларга”,- ди тәвәккәл якташыбыз.

Шамил Иршат улы тизрәк савыгып, янә фронтка китәргә өметләнә.

“Мөмкинлеге булган һәрбер кеше илебезнең матур киләчәге, тынычлыгы һәм иминлеге өчен көрәшергә бурычлы. Безнең халык бары тик җиңүгә ирешергә тиеш. 1945 елның 9 маенда кебек бу юлы да без, һичшиксез, җиңәчәкбез!”- ди илебез патриоты.

Рузия ХӘЛИМОВА.