Суворов училищесының яңа корпусы ачылды

Ульяновскида гвардияле Суворов училищесының яңа корпусы тантаналы рәвештә ачылды. Ул Заволжье районының Гостомель десанты Геройлары урамында урнашкан.
Ульяновск гвардияле Суворов училищесының яңа корпусы – ул замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган уку йорты. Биредә илебезнең чын герое булу өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәр суворовчының әлеге училищеда хәрби фәнне үзләштерү, сыйфатлы белем алу, шулай ук спорт һәм иҗади потенциалын үстерү мөмкинлеге бар.
20 гектар мәйданда уку-укыту һәм йоклау корпуслары, ашханә, бассейны белән боз сарае булган спорт комплексы, футбол кыры, плац, хәрби техника музее җәелеп киткән.
5 октябрь көнне 500дән артык суворовчы яңа, заманча корпусның бусагасын атлап керделәр. Кызыл тасманы Россия оборона министры урынбасары Юныс-Бәк-Евкуров, десант гаскәрләре командующие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анатолий Концевой, училище начальнигы Владимир Шкирков һәм өлкә Губернаторы Алексей Русских кистеләр.
“Илебездә хәрби белем бирү системасы динамикалы рәвештә үсә. Әлеге училище – шуның ачык мисалы. Кыска гына вакыт эчендә чиста кыр уртасында яңа корпуслар пәйда булды. Безнең тәкъдимне кабул итеп, җир участогы бүлеп биргән өчен өлкә администрациясенә олы рәхмәтебезне белдерәбез”,- диде РФ Оборона министры урынбасары, Россия Герое генерал-полковник Юныс-Бәк Евкуров.
Моңа кадәр, ун ел дәвамында суворовчыларны Ульяновскиның элеккеге техник училищесы базасында әзерләделәр. Яңа корпус 8 ай эчендә сафка бастырылды. Губернатор Алексей Русскихның мөрәҗәгатеннән соң Оборона министрлыгы Ульяновскида яңа фондлар булдыру турында карар кабул иткән иде.
“Бу – уртак тырышлыгыбыз, системалы рәвештә эшләвебез нәтиҗәсе. Укытучылар коллективы, Владимир Шкирков, өлкә администрациясе һәм, әлбәттә инде, Оборона министрлыгы зур көч һәм тырышлык куйдылар. Белем бирү комплексын булдыруга үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләремне юллыйм”,- диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.
Ике ел элек “Армия-2022” хәрби-техник форумы кысаларында килешү имзаланып, Ульяновскида гвардияле Суворов училищесының яңа объектларын төзү буенча масштаблы проектка старт бирелгән иде.