Промышленность – өстенлекле юнәлеш

Губернатор Алексей Русских Мәскәүдә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Әлеге очрашуда Ульяновск өлкәсенең социаль-экономик үсешенә бәйле мәсьәләләр каралган.

Россия Федерациясенең Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуда Губернатор Алексей Русских, төбәктә бюджет сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре федераль казна өстенлекләренә тәңгәл килә: халык алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәү, СВОда катнашучыларга ярдәм итү һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру, дип ассызыклады. Шулай ук промышленность үсеше өстенлекле юнәлеш булып кала.

“Ульяновск өлкәсе – промышленность регионы, димәк, бюджет күбрәге промышленность предприятиеләре хисабына тулылана. Промышленность производствосының үсеш темплары буенча без Россиянең биш иң яхшы төбәге исемлегенә керәбез”,- диде Губернатор Алексей Русских.

Безнең төбәк шулай ук инвестицияләр күләме буенча ПФО өлкә-республикалары арасында лидер булып санала. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Федерация Советы рәисе төбәк экономикасының үсеш нәтиҗәләрен югары бәяләде.

“Экономикадан башка бюджет булмаячак һәм cоциаль мәcьәләләр хәл ителмәячәк. Промышленность тармагы үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтүне өстенлекле юнәлеш итеп билгеләп бик тә дөрес эшләгәнсез. Һәм нәтиҗәләре күзгә күренерлек, яхшы нәтиҗәләр”,- дип белдерде Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.

Алексей Русских Федерация Советы җитәкчесе белән очрашуда хәбәр итүенчә, соңгы вакытта безнең төбәктә “Литум” лак-буяу заводы, элеккеге “Хемпель” яңадан эшли башлаган. Якын арада Даниянең “Вестас” предприятиесе урынына “Русатом ветролопасти” заводын ачу күздә тотыла.