Ислам мәдәни-агарту үзәге ишекләре һәркемгә ачык

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге бинасында чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәге ачарга ниятлиләр.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарә башлыгы Сергей Паховский, “Чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәге” Ульяновск региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Сауров һәм Заволжье районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “1 нче мәхәллә” дини җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов катнашында узган киңәшмәдә Ульяновскиның Заволжье районында чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәге ачу мәсьәләсе каралды.

Очрашуда шулай ук безнең регион территориясенә хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен килгән чит ил гражданнары арасында экстремизм һәм терроризм күренешләрен профилактикалау, чит илдән килүчеләрнең Россиядә көн күрүенең законлылыгын тикшерү, аларның Ульяновск өлкәсе территориясендә тору һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүләрен контрольдә тоту юллары билгеләнде. Чит  ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәген түбәндәге адрес буенча ачу турында килешенде: Ульяновск шәһәре, Ленин Комсомолы проспекты, 39 нчы йорт.