Чүп-чар белән нишләргә?
Николаевка, Кузоватово, Новоспасское, Павловка, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары халкын чүп-чарны, ягъни мусорны ташу проблемасы аеруча борчый.
“Ульяновск өлкәсенең көньяк кустында яшәүче халык менә берничә ел инде чисталык булдыру, уңайлы шартларда көн күрү өчен көрәшә. Уртак тырышлык белән йөкне барыбер урыныннан кузгатачакбыз. Мин “Төбәкара экология компаниясе” (МЭК) дип аталган Самара фирмасының 5 нче зонага (Николаевка, Кузоватово, Новоспасское, Павловка, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары) кергән районнардан каты көнкүреш калдыкларын (ТКО) ташуны тиешле дәрәҗәдә оештыра алмавы турында берничә тапкыр белдердем инде.
Хәзер ЖКХ һәм төзелеш министрлыгының социаль челтәрләрендә бу мәсьәлә буенча сорашып белешү бара – һәркем әлеге ситуациягә карата фикерен, дөресрәге, ризасызлыгын белдерә ала. Николаевка районы һәм тулаем көньяк куст халкын сорашып белешүдә актив катнашырга чакырам. Һәрбер тавыш – ул каты көнкүреш калдыкларын ташу белән шөгыльләнүче операторны тиз арада алмаштыру кирәклеге турында сигнал. Күпләрне борчыган мусор проблемасын без бары тик шул рәвешле генә хәл итә алабыз”,- ди Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Константин Долгов.