Курск өлкәсенә – гуманитар ярдәм
Губернатор Алексей Русских Россия Кызыл Хач оешмасының Ульяновск бүлегеннән Курск өлкәсенә гуманитар йөк озатуда катнашты.
“Аеруча кирәкле булган азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләре – барлыгы 20 тонна гуманитар йөк озаттык. Безнең волонтерларыбыз гуманитар ярдәм җыюны бер генә көнгә дә туктатканнары юк. Аларга социаль, иҗтимагый оешм
алар, медицина учреждениеләре, предприятиеләр, эшмәкәрләр, аграрийлар, илебез язмышына битараф булмаган кешеләр актив рәвештә ярдәм итәләр. Шулай ук халыктан ярдәм җыю өчен банкта исәп-хисап счеты ачылды. Уртак тырышлык белән без Ульяновск өлкәсеннән Курск төбәге халкына барлыгы 200 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыеп озаттык”,- диде регион башлыгы.
Гуманитар йөкнең чираттагы партиясен туплауда МЧС идарәсе, ФСИН идарәсе, Ульяновск дәүләт университеты хезмәткәрләре, өлкә халкы, эшмәкәрләр, муниципаль берәмлекләр оешмалары актив катнашканнар.
Курск өлкәсе халкының теләкләрен исәпкә алып, бу юлы күбрәк азык-төлек – тиз әзерләнә торган ризыклар, төрле ярмалар, консервалар, шикәр, он, чәй, коры иртәнге ашлар, кондитер әйберләре, үсемлек мае җибәргәннәр. Барлыгы 630 азык-төлек наборы тупланган. Шулай ук шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш химиясе, балалар ризыклары, урын-җир әйберләре, техник тернәкләндерү чаралары (костыльләр, инвалид коляскалары), өлкәннәр һәм балалар өчен киемнәр, шул исәптән мәктәп формалары җыеп озатканнар.