Кукуруза уңышы шатландыра
Вешкайма районының Калинин исемендәге колхозына – авыл хуҗалыгы предприятиесенә милләттәшебез Рәхим Камаев җитәкчелек итә. Бүген әлеге колхоз хезмәтчәннәре кукуруза уңышын җыю белән мәшгуль.
“Быел сентябрь ае җылы һәм коры килде. Шуңа күрә механизаторларыбыз һәр минутны файдалы итеп үткәрергә тырышалар. Кукурузаны 300 гектар мәйданда чәчкән идек, шуның 110 гектардан артыгы җыеп алынды инде. Уртача һәр гектардан уңдырышлылык 352 центнер тәшкил итеп, 3870 тонна яшел массаны кышкылыкка саклау өчен базларга салдык. Барлыгы 8 мең тонна силос салу максаты куябыз. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә колхозыбыз бер елга җитәрлек терлек азыгы белән тәэмин ителәчәк. Димәк, хуҗалыкның терлекчелек тармагы үсеш юлында булып, сөт һәм ит җитәрлек күләмдә җитештереләчәк, финанс-экономик күрсәткечләрдә дә тотрыклылык сакланачак”,- ди предприятие җитәкчесе Рәхим Камаев.