ЗАГСтан – СВО зонасына

Павловка районында яңа татар гаиләсе барлыкка килде – Кәмил Ахметжанов белән Равилә Сәлимова үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәттеләр.

2023 елның августыннан бирле Кәмил Россия чикләре сагында тора, газиз Ватаныбызга тугрылыклы, намус белән хезмәт итә. Ул кыска вакытлы отпускыга кайткан, ялын туганнары һәм якыннары белән бергә үткәрә. Хәзер инде аны өендә яраткан хатыны да көтәчәк. Дошманнарны җиңеп, тизрәк өйгә кайтасы һәм эшкә керешәсе килә, ди Кәмил.

Яңа гына никахлашкан парны район хакимияте башлыгы урынбасары Алена Верина котлады. Ул СВО героена - ихтыяр көче һәм уңышлар, ә хатынына тормыш иптәше өчен терәк һәм таяныч булуын теләде.