Губернатор – Кытайда

Губернатор Алексей Русских җитәкчелек иткән делегация – өлкә Хөкүмәте вәкилләре һәм промышленность предприятиеләре җитәкчеләре Кытай Халык Республикасында эш сәфәрендә булып кайтты.

“Өч көн дәвамында Кытайда эшләдек. Ульяновск өлкәсенең тышкы сәүдә әйләнеше күләмендә әлеге ил беренче урынны били. Шанхай шәһәрендә өч компания җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрдек. “Ульяновск” аерым экономика зонасы территориясендә станоклар төзү һәм насос җиһазлары җитештерү буенча яңа предприятиеләр ачу мәсьәләләре каралды. Автокомпонентлар тармагында хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятлибез. Кытайлылар безнең предприятиеләр белән уртак кооперация булдырырга теләк белдерде. Әлеге процессны җайга салырга ярдәм итәчәкбез.

Россия Федерациясенең Шанхайдагы генераль консулы Дмитрий Лукьянцев белән очрашуыбыз нәтиҗәле булды. Консуллык безгә Кытай Халык Республикасы белән эшлекле һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне ныгытырга булыша. Ә Хубэй провинциясендә Ульяновск өлкәсенең экономик һәм инвестицион потенциалын эшмәкәрләргә тәкъдим иттек”,- дип белдерде Губернатор, эш сәфәренә йомгак ясап.

Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсенең 60тан артык илдә сәүдә партнерлары бар. Кытай тышкы сәүдә әйләнешендә беренче урынны били. Ульяновскидан Кытайның Чэнду станциясенә кадәр туры контейнер поезды йөреп тора.

Ульяновск өлкәсе Янцзы елгасының Югары, Урта агымы провинцияләре белән мәдәни-гуманитар өлкәдә – мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм туризм сфераларында нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.