Яши белергә кирәк
Файдаң тигәндә
Кешеләрдә миһербанлык кими,
Файдаң тисә генә дус, туган.
Даның булып, кесәң калын икән,
Син - хөрмәтле, кадерле, уңган.
Сандугачтай сайрап мактаучының
Татлы сүзе озакка бармас.
Файдалырак бәндә килеп чыкса,
Сине хәтта исенә алмас.
Мин дә бермәл көлеп карап тордым,
Янә берсе нидер сөйләнә.
Әллә ниләр вәгъдә итеп карый,
Хан кызына мени өйләнә.
Алдына да чыга бичараның,
Уң ягыннан килә, сул яктан.
Үз файдасы өчен чаба-чаба,
Аермыйдыр караны актан.
Теге түрә зур корсагын сыйпап,
Булмас, диеп кәчтүмен киде.
Хәзер мин ул җирдә булганым юк,
Пенсиягә киттем шул инде.
Әле генә шатлык чәчеп торган
Өметләнеп канат кагучым
Сүгенә-сүгенә тизрәк чыгып тайды,
Исем китте минем, укучым.
Пенсиягә киттем, диде абзый,
Тик өйдә утырып һич булмый.
Башка җиргә күчерделәр бүген,
Отставкама башлык кул куймый.
Генеральный булам иртәгедән,
Сизәм, дуслар тагын артачак.
Гозерләре белән иртә таңнан
Меңләгән кул үзенә тартачак.
Үпкәләмим, килсеннәр, кирәккәч,
Ярдәм итәм узып шартымнан.
Рәхмәт сүзләре дә кирәк түгел,
Төкермәсеннәр генә артымнан.
Көнләшүдән
Көнләшүдән Йосыф пәйгамбәрне
Агалары харап иткәннәр.
Үзләре дә соңрак уйга килеп,
Бик күп еллар газап чиккәннәр.
Котылабыз дигән ният белән
Еракларга алып китәләр.
Әти мәхәббәтен бүлешәлми,
Йөрәкләргә зур чир кертәләр.
Бергә җыелышып, астан гына
Үтерергә планнар йөртәләр.
Энебезне бүре ашады, дип
Юри елап яшьләр сөртәләр.
Артык кайгырудан әтиләре
Сукырая түгеп яшьләрен.
Аңлады ул, күңеле белән сизде
Улларының явыз эшләрен.
Гаделсезлек күрсәм якты җирдә,
Нәни Йосыф төшә исемә.
Әйтерсең лә, терелеп барган яра
Шул урыннан янә киселә.
Танышларың сиңа һөҗүм итсә,
Авыр түгел алай күңелгә.
Үз туганың коега ташласа,
Дучар итеп ачтан үләргә.
Нәрсә кала сиңа, нәни бала,
Хәзер ничек җирдә яшәргә?
Җаның саклап калыр өчен, бәлки,
Туры килде төпкә төшәргә.
Исән кала тәне, җаны белән,
Барысын да соңрак кичерә.
Агалары кул сузып килгәчтән,
Кунакларын ашатып эчерә.
Булган хәл бу, Коръәндә язылган,
Хак вакыйга, түгел икеле.
Аны уйлап шул коеда үзем
Йосыф белән булдым шикелле.
Бирешмәгез шайтан коткысына,
Көнләшүче тормыш җимерә.
Бу явыз чир кинәт йокты икән,
Димәк, эчтән сезне кимерә.
Тавык киңәше
Кечкенә чуар тавык
Дәү сыерга бәйләнә.
Сорауларын бирә-бирә,
Прокурорга әйләнә.
Нигә син күп ашыйсың,
Ник сыртыңны ышкыйсың?
Муеныңны кашыйсың,
Чәйнәгәндә мышныйсың?
Сөтлебикә дәшмәде,
Ат булып кешнәмәде.
Иренен тешләмәде,
Усаллык эшләмәде.
Тавык кабара бара,
Чырайлары кап-кара.
Ни әйтим, дип баш вата,
Җирдә кыткылдап ята.
Уйлап тапты хәйләсен,
Хәзер башың әйләнсен.
Кара, ди, сыер түтәй,
Һәркөн салам мин күкәй.
Ә син, түгел безгә сер,
Бозаулыйсың елга бер.
Әйдә, ешрак бозаула,
Беренчелекне яула.
Сыер аңлады сүзен,
Акайтты ике күзен.
Һәркөн бозаулап булмый,
Тавык әйткән план тулмый.
Хәзер нишләргә кала,
Әтәчләр допрос ала.
Тавыклар ләчтит сата,
Бар да киңәш тарата.
Әрәм гомер
Юллар төрле: туры, кыек була,
Син аларның кайсын сайлыйсың?
Гөнаһларга батып яшәвеңне
Теләмәсәң дә бит аңлыйсың.
Син гөнаһлы, минем җаным сызлый,
Аллаһ биргән гомер әрәмгә.
Адәм балалары иман белән
Бассын иде һәрчак чирәмгә.
Сез ашыйсыз хәрәм ризыкларны,
Хәрәм эчеп үтә көнегез.
Хәзер уфтанмыйча, зарланмыйча,
Җәза килүен дә көтегез.
Гөнаһ кылган бәндәнең иманы
Кими бара, калеб карала.
Тәүбә кылмый китеп баруы бар,
Шуны уйлап йөрәк ярыла.
Бизмәннәрдә гамәлләрне үлчәп,
Түләтәләр барысының хакын.
Еракларда яши бирсәгез дә,
Туган кебек миңа сез якын.
Ни ләззәт бар кыек юлдан көлеп
Җәһәннәмгә туры атлагач?
Ник Аллаһның сүзен зурламыйбыз,
Мөэмин-мөселман дип аталгач?
Сиңа яздым әлеге юлларны,
Исемеңне кую кирәкмәс.
Кемгә багышланган шигырең, дип
Мине дуслар, бәлки, йөдәтмәс.
Ул син инде, диннән ерак китеп
Гөнаһларга кереп чумучы.
Тәһарәтсез, намазларсыз яшәп,
Бу юлларны бүген укучы.
Яши белергә кирәк
Кулыңда руль булу бик аз,
Йөртә белергә кирәк.
Тормыш арбасын да оста
Төртә белергә кирәк.
Яшең акса, сиздермичә
Сөртә белергә кирәк.
Сыймаганны киртәсенә
Кертә белергә кирәк.
Назга сусаган дустыңны
Коча белергә кирәк.
Пар кошлардай аның белән
Оча белергә кирәк.
Якыныңны иң бәхетле
Итә белергә кирәк.
Кунактан да вакытында
Китә белергә кирәк.
Сәке каты булмый бер дә,
Түши белергә кирәк.
Һәр мизгелнең ямен табып
Яши белергә кирәк.
Күбәләкләрнең биюен
Күрә белергә кирәк.
Йолдызлардан такыялар
Үрә белергә кирәк.
Үткәннәрне онытырга
Көчле булырга кирәк.
Моның өчен бирсен Аллаһ
Адәмгә олы йөрәк.
Тормыш - казан
Тормыш - казан, кайнап, гөрләп торсын,
Тын алырга вакыт калмасын.
Бөркетләрдәй һаваларда очып
Канатыбыз бер дә талмасын.
Тормыш - дәрья, ярсып аккан елга,
Сизмичә дә кереп чумасың.
Йөзә-йөзә дулкыннарга каршы
Тәҗрибәне шактый аласың.
Тормыш - бакча, хуш ис бүләк итеп,
Чәчкәләргә күмелеп шауласын.
Көзләр килгәч татып карарбыз без
Алмагачның татлы алмасын.
Тормыш - сукмак, бормалы озын юл,
Һәр адымың үлчәп басасың.
Төрле хәлләр булыр, хәвефләрдән
Аллаһыбыз Үзе сакласын.
Тормыш - китап, аны язган чакта
Битләренә кара таммасын.
Шөкер итеп яшик булганына,
Үкенечкә берүк калмасын.
Туган тел
Телнең хәле нинди бүген?
Әти-әни өйрәтми.
Бишек җыры үлеп бара,
Яшьләр аны көйләтми.
Мин урыс, дип үзен саный
Чеп-чи татар баласы.
Иртәгә ниләр эшләрбез,
Кала дога кыласы.
Табыш китермәгән телемне
Татарлар үзе таптый.
Биеккә үсәм дип уйлый,
Әмма кирегә атлый.
Булмас тыныч тормыш илдә,
Үз ана телең сатып.
Иркен суланмас беркайчан да
Милләткә пычрак атып.
Сөйләш, татар, тартынмыйча,
Чишмәдәй аккан телдә.
Тел - әманәт, Аллаһы биргән
Саклар өчен бу җирдә.
Сәфәр
Чакырсалар сине хаҗга бүген,
Әйдә, киттек, җыен, дисәләр.
Хаҗ кылуның гүзәллеген сөйләп,
Күңелең кылларына тисәләр...
Ә артыңнан тимер ишек шакып,
Сугышка дип беркөн килсәләр.
Повестканы өстәлеңә түгел,
Кулларыңа туры бирсәләр...
Кара төндә Аллаһ әмерен үтәп
Үлем фәрештәсе атласа.
Кайгырудан бер гаиләне түгел,
Авыл-шәһәрне хәсрәт баса.
Син әзерме китәргә, дускаем,
Ерак сәфәрләргә чыгарга?
Аллаһ биргән сынауларны үтеп,
Сабыр гына барысына чыдарга?
Кар бөртекләре охшаш булалмый,
Юлларның да очрый төрлесе.
Нәкъ сәфәрдә тулаем ачыла
Кешеләрнең күңел көзгесе.
Рита ИМАМЕТДИНОВА,
Ульяновск шәһәре.