Рамил Айметдинов: “Сәхнәдән алкышлар сораган җырчыларны бөтенләй дә аңламыйм”
Яшь, чибәр, романтик, зәвыклы һәм әлеге сыйфатларны кулланып популяр булырга теләүче башкаручылар кемнеңдер тынычлыгын җуйдырадыр. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә аларга карата тәнкыйть сүзләрен җәлләмичә яудыралар. Үзләрен музыка өлкәсендә “белгеч” дип санаучылар әлеге җырчыларның иңнәрендә берничә музыкаль уку йортында алган белемнәр ятканын күз алдына да китерә алмыйлардыр. Фикерем яшь җырчы Рамил Айметдиновны күзаллап оешты. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алып һәм үз юнәлешен табып, Рамил бүгенге көндә татар эстрадасында бары тик сыйфатлы һәм камилләшкән җырлар тәкъдим итә.
- Рамил, консерваториядә беренче курсны дирижерлык буенча укысаң, армиядә хезмәт итеп кайткач, вокал юнәлешен сайлагансың. Ни өчен башка факультетны сайладың?
- Мин үземне универсаль җырчы дип саныйм, шуңа да дирижерлык факультеты төрле юнәлештә иҗат итәргә күбрәк мөмкинлек һәм ирек бирер дип уйладым, ә консерваториянең вокал бүлегендә операда җырлау өчен тавышны ачалар. Опера минем өчен түгел, бигрәк тә патентлаштырган программа буенча укыту эстрада җырларын башкарган очракта комачаулар гына иде. Хор-дирижерлык бүлеге минем өчен алтын урталык булды. Беренче курсны тәмамлагач, армиягә чакыру кәгазе килде. Хезмәт иткән вакытта консерваториядә яңа вокаль факультет – музыкаль театр ачылганын белдем. Армиядә чакта уку юнәлешен үзгәртү хакында уйларга вакыт булды, шуңа да кайткач, нәкъ шул бүлеккә күчерелдем. Без операдан тыш оперетталар, мьюзикллар, спектакльләр куябыз һәм мин рәхәтләнеп үземне төрле амплуада күрсәтәм, камилләшәм.
- Җырларыңны һәм клипларыңны затлы итеп башкарасың һәм төшерәсең. Бу эштә консерваториядә алган белем үз ролен уйныймы? Әллә инде бу табигый сыйфатмы?
- Татар эстрадасындагы иҗатым бөтенләй консерваториягә кагылмый. Минем өчен алар икесе ике төрле дөнья. Консерваториядә классик музыка дөньясында яшәсәм, татар эстрадасы үземне поп-җырчы буларак тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Мин бервакытта да кеше фикеренә карап тормадым. Җырларым һәм клипларым – халык таләпләрен түгел, ә үземнең күңел халәтемне чагылдыру чарасы. Тамашачыларның иҗатымны яратып кабул итүе мине сөендерә генә.
- Илназ Сафиуллиннан кала татар эстрадасында «икенче романтик» исеменә лаек булу турында уйламыйсыңмы? Синең стилеңне романтик дип атап буламы?
- Нәкъ өстенә бастыгыз. Чыннан да, үземне романтик дип исәплим. Бик теләсәм дә сәхнәдә ниндидер пафос күрсәтә алмыйм. Сикереп-сикереп биюне дә кирәк дип санамыйм. Эстрадада да үземне тәрбияле, итагатьле һәм интеллигент итеп тотам. Нинди телдә җырлауга карамастан, ә мин шулай ук рус, француз, инглиз, гарәп телләрендә әсәрләр башкарам, җырларым һәрвакыт мәхәббәт турында. Кызларга, милләтемә карата, тормышка мәхәббәт хакында җырлыйм. Сәхнәдә биергә, артык хәрәкәтләнергә яратмыйм. Минем стиль – бары микрофон стойкасы белән җырлау. Чын күңелеңне биреп эшләсәң, сәхнәдән: «Дуслар, алкышларыгыз кайда?!»- дигән кычкырулар кирәкми, тамашачы үзе җырчының сәләтен бәяләп, кул чабачак.
- Җырлар багышларлык илһамландыручың бармы?
- Илһамны да сыйфатлы музыкадан алам.
- Үзең җырлар язасыңмы?
- Минем репертуар әлегә зур түгел. Композиторлар тарафыннан язылган җырларым бар, тик аларның күп өлешен үзем иҗат итәм.
- Сәхнәдә җырчылар көннән-көн күбәя. “Миңа бу кирәкме?” дигән икеләнү туганы юкмы?
- Иҗатымда бик авыр каршылыкларга очраганым юк. Эстраданы да рус яки татар сәхнәсенә аермыйм. Минем өчен җыр һәм тамашачы бар. Конкуренция дип тә янып-көеп йөрмим, чөнки, беренче чиратта, үземнең җырларымны халыкка ирештерәм. Һәркемнең дә үз тамашачысы бар икәнен онытмаска кирәк.
- Спорт белән махсус шөгыльләнәсеңме?
- Спорт - яраткан шөгылем. Тренажер залга йөрим, урамда йөгерергә яратам, ләкин гап-гади сәбәп – өлгереп булмау аркасында кайвакыт шөгыльләнмичә дә калам. Күңел төшкән чаклар була, ул вакытта атналар буе спорт турында онытып, өйдә бикләнеп, баллы һәм майлыны гына ашап ятарга мөмкинмен.
- Концерт сезоны башлана, синең бу елга нинди планнар?
- Бүгенге көндә үземнең дүртенче җырым өстендә эшлим. Бу елны ук тыңлаучыларыма тәкъдим итәгә исәплим. Концертларда даими катнашып торам. Сюрприз һәм яңалык булырлык яңа проектлар һәм иҗади фикерләр бар, шуңа да якын арада үз тамашачымны сөендерермен дип уйлыйм.
gongtv.ru