Уртача хезмәт хакы – 46017 сум

Статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның беренче яртыеллыгында Ульяновск өлкәсендә уртача хезмәт хакы 46017 сум тәшкил иткән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу – 115,1 процентка күбрәк.

Ульяновск өлкәсе предприятие һәм оешмаларында эшләүчеләр ай саен уртача 53,9 мең сум алалар. Чардаклы районы өлкә үзәгеннән аз гына калыша – анда уртача айлык хезмәт хакы 52,2 мең сум тәшкил итә. Ә Димитровград шәһәрендә хезмәт куючыларның кесәсенә ай саен 50,1 мең сум керә.

Хәзерге вакытта безнең өлкәдә 190352 кеше кече һәм урта эшмәкәрлек (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) белән шөгыльләнеп көн күрә. Ярты ел эчендә үзмәшгуль (самозанятые) гражданнар саны 1,5 тапкыр артып, 50416 кешегә җиткән. Бүген Ульяновск өлкәсе территориясендә 42797 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара.