Калмыкия белән хезмәттәшлек итәчәкбез
Ульяновск өлкәсе белән Калмыкия Республикасы экономика сферасындагы берничә юнәлештә хезмәттәшлек итәчәк.
Губернатор Алексей Русских “Элиста-2023” экономика форумында катнашты һәм Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков белән очрашты.
“Без Калмыкия Республикасы белән кече һәм урта эшмәкәрлек, терлекчелек, азык-төлек промышленносте, туризм юнәлешләре буенча хезмәттәшлегебезне киңәйтергә ниятлибез. Ульяновск өлкәсе – промышленность, машина төзелеше төбәге. Әлеге сфералар республика халкында һәм бизнесында кызыксыну уятыр дип уйлыйм. Мәсәлән, бездә эшләнгән автомобильләр һәм автобуслар Калмыкия шартларына бик тә туры килә. Шулай ук “көньяк” һәм “көнчыгыш” юнәлешләрендә логистика элемтәләрен үстерү, мәдәни һәм туристик алмашу буенча да ике төбәкнең потенциалы зур”,- диде Алексей Русских.
Губернатор Калмыкия вәкилләрен декабрь аенда Ульяновскида узачак “Россиядә эшлекле климат” бизнес-форумына чакырды. Шулай ук сезне 4 ноябрьдә Мәскәү ВДНХсында көтеп калабыз, “Россия” күргәзмә-форумында Ульяновск өлкәсе экспозициясе эшләячәк, диде төбәгебез башлыгы. Әлеге экспозициядә легендар Ил-76 транспорт самолетының кабинасы урын алыр дип көтелә.