Рәхмәт хаты
4 сентябрь көнне гаиләбезгә зур кайгы килде. 59 ел гомер иткән яраткан тормыш иптәшем, газиз әтиебез, сөекле бабабыз Асхать Нурулла улы Камаловның йөрәге тибүдән туктады.
Бу авыр кайгыны безнең белән барлык авылдашлар уртаклашты. Авылдашларыбызга, мәчет әһелләренә, туганнарыбызга, тирә-күршеләребезгә, ахирәт дусларга – барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мәетне җирләүдә зур ярдәм итүче Җәмил Гаяз улы Абдулвалиев белән Шәүкәт Нуриҗан улы Салиховка аеруча да олы рәхмәтне белдерәбез.
Аллаһы Тәгалә барчагызга да исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, иман байлыгы, иминлек, тынычлык насыйп итсен.
Наҗия Камалова, балаларым, оныкларым, оныкчыкларым.
Иске Төгәлбуга авылы.