Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре: “Бердәм Россия” җиңде

Ульяновск өлкәсендә сайлаулар тәртип бозуларсыз узды һәм бернинди сюрпризлар да китермәде.

Ульяновск өлкәсендә өч көнгә сузылган тавыш бирү тәмамланды. Халык бу юлы өлкә Законнар чыгару Җыелышы һәм Димитровград шәһәр думасы депутатларын сайлады. Шула й ук муниципаль районнарда 1373 кеше җирле хакимиятнең вәкиллелек органы депутаты мандатына ия булды.

Тавыш бирүдә барлыгы 330841 кеше – исемлекләрдә теркәлгән халыкның 34,68%ы катнашты. Бу төбәгебездә яшәүчеләрнең өлкәдәге сәяси ситуация белән кызыксынуы арта баруы турында сөйли. Сәяси көчләр арасында югары конкурентлылык булуына карамастан, бердәм тавыш бирү көннәре тәртип бозуларсыз һәм гаугасыз үтте. Моңа сайлау комиссияләре әгъзаларының профессиональлеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең сайлауларны контрольдә тотуы нәтиҗәсендә ирешелде. Алдан ныклап әзерләнгән күзәтүчеләр ульяновскилыларга үз ихтыярларын белдерү процессын үтә күренмәле һәм уңайлы итәргә булыштылар.

Төбәк парламентына сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга. Халык киләсе биш ел дәвамында эшләячәк депутатларны сайлады. Якынча мәгълүматларга караганда, “Бердәм Россия” партиясе лидер булып исәпләнә – Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышындагы мандатларның күпчелек өлешен нәкъ менә шушы партия вәкилләре үзләренә алды.

“Бердәм Россия” партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко, сайлауларга нәтиҗә ясап, болай диде:

“Партия буенча коллегаларымны һәм сайлау кампаниясендә катнашучыларны чын күңелдән котлыйм. Без бу кампанияне лаеклы рәвештә үткәрдек, сайлау процессын югары дәрәҗәдә оештырдык. Хәзер безнең алдыбызда башкарылган эшкә нәтиҗә һәм халыктан җыелган мәгълүматка анализ ясау бурычы тора. Әмма без бүген үк инде, нәтиҗәләр сөенерлек, лаеклы, дип әйтә алабыз. Моның сере дә билгеле.

Беренчедән, сайлау кампаниясенең актив фазасына конкрет эшләр турында отчет, Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән килдек. Әлеге программа төбәк бюджетының нигезен тәшкил итә һәм өлкәдәге барлык уңай үзгәрешләрнең базасы булып тора. Бездән беркем дә популистик лозунглар ишетмәде, без манипуляцияләр, әкияти вәгъдәләр тарату белән шөгыльләнмәдек. Менә шушы принципиаль позициядән чыгып, без сайлау кампаниясен агитация-пропаганда материалларын минималь дәрәҗәдә кулланып, сайлаучылар белән очрашуларны мөмкин кадәр күбрәк үткәрүгә басым ясап оештырдык.

Икенчедән, өлкә Законнар чыгару Җыелышына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларда без алдан тавыш бирүне, ягъни праймериз иләге аша узган кешеләрне тәкъдим иттек. Ягъни актив сайлау кампаниясендә конкрет эш күрсәткән, халык хөрмәтен һәм ышанычын яулаган кандидатлар катнашты. Әлеге кампания халыкның үз эшенең осталары булу белән беррәттән, бюджетны әзерләүдә, проектлар оештыруда катнашырга әзерлеге булган профессионалларны депутат итеп күрәселәре килүен раслады. Гражданнар тормыш, профессиональ тәҗрибәсе булган, үз урынын тапкан, нәрсәгәдер ирешкән, территориянең барлык үзенчәлекләрен төгәл белгән абруйлы шәхесләрне депутат итеп күрергә тели. Кандидат үз округын, үз районын һәм федераль территорияне яхшы белергә, проблемаларны чишү юлларын күзалларга тиеш, ди сайлаучылар.

Өченчедән, без – Президент партиясе, илнең иң зур һәм яхшы оешкан сәяси көче булдык һәм хәзер дә шундый көч булып калабыз. Шул ук вакытта безнең рейтингның күпчелек өлеше Президентка ышаныч һәм җәмгыятьнең бүген башкомандующий тирәсенә аеруча да туплануы билгесе булуын аңлыйбыз. Кешеләр үзләренең ниндидер сәяси амбицияләрен, шәхси каршылыкларын читкә этәрергә әзер, чөнки бүген без барыбыз да уртак Җиңү хакына эшлибез”,- дип ассызыклады Владимир Камеко.

Ульяновск өлкәсеннән РФ сенаторы Сергей Рябухин, сайлау алды кампаниясенең катлаулы шартларда узуына карамастан, хакимият партиясе өчен аның нәтиҗәләре лаеклы булуын билгеләп үтте.

“Сер түгел, федераль үзәк “Бердәм Россия” партиясенең Ульяновск өлкәсендәге нәтиҗәләренә һәрвакытта да зур игътибар бирә. Моны бу төбәкнең Владимир Ленинның туган ягы, традицион “кызыл” регион булуы, партия вәкилләренең хакимият органнарында күпчелекне тәшкил итеп, бездә губернаторның коммунист булуы белән аңлаталар.

Тулаем алганда, кампания бик тә катлаулы шартларда үтте. Коронавирус эпидемиясе экономикада тирән чагылыш тапты, санкцияләр басымы, СВО – болар барысы да халыкның хакимияткә, сайланган депутатларның профессиональлегенә, сыйфатына карата таләпләрен арттыра. Шуңа күрә тагын бер тапкыр ассызыклап үтәсем килә: гади булмаган регионда шундый ышанычлы, матур җиңү хөрмәткә лаек, без нәкъ менә шундый нәтиҗәне көткән идек.

Бүген Ульяновск өлкәсе белән кызыксыну арта, безнең перспективаларыбыз, шул исәптән яңа инвестицион проектларыбыз бар. Өлкә Законнар чыгару Җыелышының яңа составы алдында регионны мөмкин булган кадәр үсеш курсы белән алып бару бурычы тора, ул, һичшиксез, экономиканы ныгытуны, безнең партия эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен үз эченә алырга тиеш.

Без – бүген барлык дәрәҗәдәге власть органнарында көчле команданы тәшкил иткән бердәнбер партия. Ульяновск өлкәсенең Дәүләт Думасында көчле депутатлар командасы бар, алар төбәк мәнфәгатьләрен яклыйлар. Хәзер инде Законнар чыгару Җыелышының грамоталы, профессиональ составы, җирле депутатлар булачак. Беренчел звено сизелерлек дәрәҗәдә яңартылды. Шундый команда теләсә нинди мәсьәләне чишәргә сәләтле. Теләсә нинди мәсьәлә дә хәл ителә ала һәм хәл ителергә тиеш”,- дип белдерде Сергей Рябухин.

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вадим Мартынов та сайлаучыларга рәхмәт сүзләрен юллый.

“Кадерле дуслар! Хөрмәтле сайлаучылар! 8, 9, 10 сентябрьдә сайлау участокларына килеп, минем өчен тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт. Законнар чыгару Җыелышына сайланган депутат буларак, минем җилкәмә нинди өстәмә җаваплылык төшүен аңлыйм, әмма мин моңа әзер. Хәзер региональ парламент депутаты сыйфатында Чардаклы, Иске Майна, Мәләкәс районнары һәм тулаем өлкә халкының мәнфәгатьләрен яклаячакмын. Үземнең туган ягыма мөмкин булган кадәр файда китерү  - гражданин һәм патриот буларак минем бурычым һәм намус эшем. Мин сезнең ышанычны тулысынча аклармын.

Әлеге сайлауларда безнең гражданнарның социаль активлыгы бик тә шатландырды. Бу бер генә нәрсәне аңлата – халык теге яки бу кандидат өчен тавыш биреп, үзенең киләчәге, үз балаларының киләчәге өчен тавыш бирүен аңлый.

Миңа ышаныч күрсәткән өчен, мине тәкъдим итүче “Бердәм Россия” партиясенә ышаныч белдергән өчен рәхмәт сезгә, кадерле сайлаучылар. Мин барлык наказларыгызны да исемдә тотам, хәлемнән килгән кадәр һәм мөмкинлекләрдән чыгып, аларны үтәргә тырышырмын!”- дип белдерде Вадим Мартынов.

Шунысы игътибарга лаек: узган сайлауларда җиңүчеләр арасында СВОда катнашучылар, малтабарлар, иҗтимагый оешмалар һәм бюджет учреждениеләре вәкилләре бар. “Бердәм Россия”леләрнең бизнес алып бару һәм җитәкчелек итү тәҗрибәсе булган кешеләргә дөрес ставка ясавы сайлаучылар өчен аңлаешлы һәм аларның мәнфәгатьләренә туры килә булып чыкты. Шул ук вакытта әлеге партиянең конкурентлары аның кандидатларына ниндидер җитди каршылык күрсәтә алмадылар. Парламентның беренче утырышы якын көннәрдә узачак.

 

Татар автономиясенең Чынлы бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Идиатуллов район Советы депутаты булып сайланды