Татар бистәсе туристлар көтә!

Сембер-Ульяновск шәһәренең революциягә кадәр татарлар күпләп яшәгән Лосевая - Федерация урамы соңгы арада сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Хәзер ул Мәскәүнең – Иске Арбат, мәркәзебез Казанның Бауман урамын хәтерләтә.

Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм танылган төбәкче, тарих фәннәре кандидаты Римма Камил кызы Вильданова элек татар сәүдәгәрләре яшәгән урамны – татар бистәсен төзекләндерү, матурайту, милли һәм дини мохитне кире кайтыру максатында зур эш башкаралар.

“Без элеккеге татар мохитен яңадан кайтару, татар бистәсен аз гына булса да  торгызу бурычы куябыз. Уртак тырышлык белән 19 нчы гасыр татар сәүдәгәрләре гаиләләренең фотосурәтләре белән тумба һәм искиткеч матур эскәмия урнаштырдык. Якын киләчәктә татар сәүдәгәрләре турында мәгълүматлар язылган плакат кую нияте бар. Шулай ук стенаны реставрацияләү һәм татар сәүдәгәрләре гаиләләре яшәгән элеккеге торак йортларга табличкалар элү теләге көчле”,- ди “Сембер бизнес-клубы җитәкчесе Эльмира Алиакберова.

Ә тарих фәннәре кандидаты Римма Вильданова җәяүлеләр – шәһәребез кунаклары, туристлар өчен “19 нчы гасырдагы шәһәр татары” дигән темага экскурсияләр үткәрергә әзер.

“Сембер татарлары тарихы гаҗәеп дәрәҗәдә бай бит. Алар фабрикалар, кибетләр тоткан, мәчет һәм мәдрәсәләр төзеткән, хәйриячелек белән шөгыльләнеп, мохтаҗларга, татар теле һәм мәдәнияте, ислам дине үсешенә ярдәм иткән. Боларны барысын да халыкка, яшьләргә җиткерергә кирәк. Яңа буын малтабарларны Сембер татар сәүдәгәрләре үрнәгендә тәрбияләсәк, һич тә оттырмабыз”,- ди Римма Камил кызы.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.