Тукай дөньясында яшим мин!
Иршат Заһир улы Закиров 1957 елның 14 августында Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туган. Белеме буенча педагог. 1986 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, Чүпрәле район хакимиятендә җитәкче вазифаларда хезмәт итә. 1994-2019 елларда Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге җирле бүлекчәсен җитәкли.
Бала чактан ук әдәбиятка, сәнгатькә мөкиббән Иршат Закировның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре Чүпрәле район газетасында, республиканың “Яшь ленинчы” газетасында, “Ялкын” журналында дөнья күрә. Соңрак ул музыка сәнгате белән кызыксынып китә, 2007 елда Казан шәһәрендә аның “Җырлар өчен әле соң түгел...” исемле ноталы җырлар җыентыгы басылып чыга. Бүген аның җырларын күренекле җырчылар ИлСаф, Алсу Әбелханова, Бәширә Насыйрова, Радик Яруллин, Данир Сабиров һәм башкалар теләп башкара.
Иршат Закиров, әдәбиятта һәм музыка юнәлешендәге эшчәнлек белән бергә, туган якны, төбәк тарихын өйрәнү буенча да шактый зур эшләр башкарып килә, шушы өлкәгә караган китаплары, төрле газета-журналларда мәкаләләре басылып тора. Иршат Закиров – Чүпрәле районы энциклопедиясенең автор-төзүчесе.
И.З.Закиров – Татарстан һәвәскәр композиторлар Берлеге әгъзасы (2007), үзешчән композиторларның 2 нче Бөтенроссия фестиваль-конкурсы дипломанты (2015), Чүпрәле районының Зәки Нури исемендәге премиясе лауреаты (2007).
Хакимият органнарында нәтиҗәле эшчәнлеге, иҗади уңышлары өчен Иршат Заһир улы Закиров “Казанның 1000 еллыгы”, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медальләре, күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2023 елда аңа “Чүпрәле районының Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
* * *
Татар дигәч – татар булыйк,
Татарлыкны аклар булыйк!
Чит-ятларга бирешмичә,
Рухыбызны саклар булыйк!
Татар икән – татар булыйк,
Авыздан ут чәчәр булыйк!
Яхшыга җан ачар булыйк,
Бозыклыктан качар булыйк!
Ватанга тел-теш тидертмик,
Татар дигәч – татар булыйк!
Явызлык үтә алмаслык,
Киртә булып ятар булыйк!
Татар икән – татар булыйк,
Дошман өчен хәтәр булыйк!
Мәкер уйлап йөрүчене
Куып тотып чәпәр булыйк!
Милләткә кул сузучының
Күзен борып тишәр булыйк!
Кирәк чакта татар булыйк,
Кирәк чакта мишәр булыйк!
Татар дигәч – татар булыйк,
Җитез булыйк, зирәк булыйк!
Мохтаҗларга терәк булыйк,
Ил-йорт өчен кирәк булыйк!
Җимерттереп яшик җирдә,
Татар икән – татар булыйк!
Бар халыкка үрнәк булып,
Гөрләп чәчәк атар булыйк!
* * *
Иртән торсам, салкын, димим,
Иртән торсам, халкым, дим.
Бу көнне дә, бер ялгышмый,
Татарлыгым саклыйм, дим.
Байлык тулы келәт, димим,
Исән булсын милләт, дим.
Син – чын татар, диюләре
Миңа иң зур бүләк, дим.
Иртән торсам, салкын, димим,
Мәңге яшә, халкым, дим.
Бирсен Ходай, бозылмасын
Сиңа биргән антым, дим.
* * *
Нәрсә соң ул гомер?.. Кайчагында
Сезне шундый уйлар басамы?
Кешегә ул ни итеп бирелә?
Бүләкме ул, әллә... җәзамы?
Бигрәкләр дә катлаулы бит гомер,
Әллә нинди серле, хикмәтле...
Гомер ул – юл. Борма, сикәлтәле…
Ә шулай да, шундый кыйммәтле.
Гомер – җәза, дисәң, дөрес булмас,
Рәхәт мизгелләре бихисап.
Һәр көн могҗиза бит, әйтерсең лә,
Гыйбрәт тулы калын бер китап!
Гомер – бүләк, диләр, алай булса,
Авырлыклар нигә бирелә?
Яшәү дәверендә күпме михнәт,
Күпме борчылулар күрелә…
Җавап шундый – кеше гомер буе
Үз язмышын үзе яза ул.
Яши белгән өчен гомер – бүләк,
Яши белмәгәнгә - җәза ул.
* * *
Мин үземне беләм - һич омтылмыйм
Дөньяның бар серен ачарга.
Матурлыклар күрсәм, әй, сөенәм,
Колач кына җитми кочарга.
Зәңгәр күктә җем-җем итеп янган
Йолдызларга карап шатланам.
Таң нурына чумып, мин күңелсез
Уйларымны куам, пакьләнәм.
Бөтенләй үк гамьсез түгел инде,
Мин дә уйлыйм, мин дә сагышлыйм.
Матур өмет, татлы хыялларга
Шактый төннәремне багышлыйм.
Бер нәрсәдә тигез хокуклы без –
Һәркемгә дә тормыш бирелгән.
Әйдә, Кеше, яшә шул дөньяда,
Уйла, эзлә, көрәш, диелгән.
Әйе, дөнья серле һәм катлаулы,
Могҗизага тулы дөньясы.
Шунда юлың табып, югалмыйча,
Һаман алга, алга барасы.
Дөрес юлны мәхәббәт күрсәтер -
Ярат илне-җирне, дус-ишне!
Гаиләне, туганны якын ит,
Якын итмә алтын-көмешне!
Син яратсаң, сине яратырлар,
Якын күрсәң, хөрмәт итәрләр.
Бергә булган чакта куанырлар,
Еракларга китсәң – көтәрләр.
Серләр алар серләр булып калсын,
Дөнья үзе ачар кирәген.
Син бәхетле, изге ниятләргә
Дәртләндереп типсә йөрәгең.
* * *
Зәңгәр күктә кошлар кебек
Очарга без өйрәндек.
Балык кебек йөзеп, диңгез
Кочарга без өйрәндек.
Инде вакыт, судан чыгып,
Күктән җиргә төшәргә.
Чөнки өйрәнәсебез бар
Кеше кебек яшәргә.
* * *
Кәефең юк? Иң яхшысы –
Беркемгә дә дәшмә!
Шатлыгың зур? Чү, ашыгып,
Вәгъдәләр өләшмә!
Борчуың бар? Алгы көнгә
План кора күрмә!
Күңел дулаганда, ялгыш
Гамәл кыла күрмә!
* * *
Тукай җырын кушып, әнкәй миңа
Сабый чакта бишек көйләгән.
Үсә төшкәч, “Су анасы”н сөйләп,
Гадел булсын, диеп теләгән.
Шул чаклардан якын миңа Тукай,
Рухы аның күңел түрендә.
Халкым дисәм, нәкъ Тукайча уйлыйм,
Сөйләшәмен Тукай телендә.
Мин Тукайсыз яши алмам кебек,
Гыйбрәт алам һәрбер сүзеннән.
Дөньясы бит, ай-һай, мәшәкатьле,
Киңәш-табыш сорыйм үзеннән.
Туган җирем - даһи Тукай иле,
Торган җирем - Тукай урамы.
Гомер буе шушы бөек затны
Янәшәмдә итеп тоямын.
Мин бит Тукай милләтеннән, диеп,
Горурланып яшим, сөенеп.
Татар матур яшәсә – шатланып,
Җәфа чиксә халкым – көенеп.
Татарыма тел-теш тидерсәләр,
Нәфрәтемнән тулып ташыйм мин...
Тукай урамында гына түгел,
Тукай дөньясында яшим мин!
Ике җырчы
Авыл уртасында - буа,
Тирә-ягында - үлән.
Шаян бер бака баласы
Шул тирәдә яшәгән.
Таң атып, кояш чыкканда
Бака кычкыра икән.
Шулай беркөн бу тавышны
Горур әтәч ишеткән.
Кем әле бу, миннән узып,
Авылны уятучы?
Кошларны, күбәләкләрне
Үзенә каратучы?
Яшь тавык иртән сөйләнә:
Ай-һай, моңлы җырлый, ди.
Синең тамак киерүең
Бернигә дә тормый, ди.
Горур әтәч хурлыгыннан
Ни дияргә белмичә,
Ят тавышны эзләп киткән,
Ак-караны күрмичә.
Барып җитсә, каршысында -
Нәни бер җан иясе.
Бәләкәй, ә ничек җырлый!
Моңа соң ни диясе?
Әтәчкә ике юл кала:
Я яхшырак җырларга,
Я булмаса, башны иеп,
Бака җырын тыңларга!
Озак уйлаган, ди, әтәч,
Ләкин җаен тапмаган.
Бакача көйләп караган,
Берни килеп чыкмаган.
Йөргән-йөргән дә ди әтәч,
Бака янына килгән.
Көндәшләр булып яшәмик,
Дуслашыйк, әйдә, дигән.
Шул көннән башлап авылны
Дуэт уята таңда.
Әтәч кычкыра: “Ки-кри-күк”,
Бака җырлый: “Ква-ква-ква”.
Тавыклар да канәгать, ди,
Балыклар да шатлана.
Әтәч, бака тавышыннан
Авылда көн башлана!
* * *
(Икенче “мин” сүзләре)
Әйдә әле, туган, бер җилкен дә,
Кашларыңа куй да кулыңны,
Дикъкать белән кара, яхшы кара
Киләчәккә барыр юлыңны.
Күренәме?.. Тигез түгел, дисең...
Кайчан тигез булды синең юл?
Үткәнеңдә абынган чаклар да,
Сөрлеккән дә булды инде ул...
Томан, дисең, очын күреп булмый...
Күренмәсен! Очы кирәкми!
Ходай кулында ул, әле ярый,
Күрсәткәләп, безне йөдәтми.
Ә шулай да, кара, яхшы кара!
Юл рәвеше бераз бармы соң?
Булса, шөкер, диген, димәк, әле
Соңгы шигыреңне язмыйсың!
Ульян-Сембер
Җыр
Бер барып күргән идем дә,
Күңелемә сеңгән идең.
Бу гүзәл каланы һич тә
Онытмам, дигән идем.
Кушымта:
Ульян-Семберне яратам,
Җырларымда яңг(ы)ратам.
Ай-ли, Ульян-Сембер,
Ишетерсеңме син бер?
Ульян дибез, Сембер дибез,
Икесе дә безнеңчә.
Тынычланып яши алмыйм
Сине барып күрмичә.
Кушымта.
Ульян-Сембергә юл такыр,
Узганмындыр мең тапкыр.
Тагын да чыгып китәрмен,
Син чакыр мине, чакыр!
Кушымта.
Гасырлар юлын үтсәң дә,
Мәңге яшь булсаң иде!
Идел буйларын яктыртып,
Гел балкып торсаң иде!
Кушымта.
Сембер чибәре
Җыр
Сембер каласы
Идел буенда.
Сембер чибәре
Һаман уемда.
Кушымта:
Сембер юллары таш кына...
Сембер юллары таш кына,
Күңелләрем шунда ашкына.
Каен-каенкай -
Урман гүзәле.
Көяз каендай
Сембер чибәре.
Кушымта:
Сембер урманы тын гына...
Урманнары тын гына ла,
Йөрәгемдә сагыш-моң гына.
Матур күзләре,
Тәмле сүзләре.
Сембер гүзәле,
Ярым бул әле!
Кушымта:
Күң(е)лем Семберне сагына...
Сембер чибәрен сагына,
Китәм Семберләргә, янына!
Иршат ЗАКИРОВ.