Рәхмәт сезгә, күршеләрем!

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Якын күршеләрем Фәрит Мәхмүт улы белән Гүзәлия Равил кызы Ибятовларга “Өмет”ебез аркылы олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар миңа – ялгызы гына яшәүче тол хатынга һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Авыр кайгымны да уртаклаштылар, хуҗалык эшләрендә дә гел булышып торалар.

Бу матур, тату гаиләдә ике кыз бала - Гөлнара белән Алия туып үсте. Хәзер инде балдан татлы ике оныкларын – Азалия белән Ясминәне үстерешергә булышалар.

Без – күршеләр якын туганнар сыман яшибез, бер-беребезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Алар мине мәҗлестән беркайчан да калдырмыйлар. Менә шундый, игелекле, ярдәмчел минем күршеләрем. Игелекле, иманлы балалар тәрбияләп үстергән өчен әти-әниләренә дә бик зур рәхмәт.

11 сентябрьдә Гүзәлия Равил кызына 60 яшь тулды. Шул уңайдан бу гаиләгә бәхетле, тигез гомер, исәнлек-саулык телим. Аллаһы Тәгалә бала-оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп озын гомер кичерергә язсын.

Разия ХАНЯФИЕВА,

Иске Төгәлбуга авылы.