Сәламәтлек саклау отличнигы
Сембер-Ульяновскиның 375 еллык юбилее уңаеннан “Губернаторский” мәдәният сараенда “Кешеләр шәһәрләр белән горурлана, шәһәрләр кешеләр белән горурлана” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.
“Ульяновск ашыкмаучы борынгылыкны саклый, шул ук вакытта яшь, актив булып кала. Шәһәр үсә һәм яшәү өчен уңайлы инфраструктурасы булган калага әверелеп бара. Болар артында уртак эш тора. Шушы эштә катнашучыларга олы рәхмәт сүзләремне ирештерәм”,- дип регион башлыгы ульяновскилыларга мөрәҗәгать итте.
Аннары Губернатор тырыш, намуслы хезмәтләре белән танылган якташларыбызга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең татар кешеләре дә бар. Ульяновск өлкәсенең ашыгыч медицина ярдәме клиник станциясе баш врачы Айрат Имангулов “Сәламәтлек саклау отличнигы” дип аталган мактаулы вә дәрәҗәле исемгә лаек табылды. Ул озак еллардан бирле ашыгыч ярдәм станциясенә җитәкчелек итә.