Президент рәхмәт белдерде
“Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдәге казанышлары өчен” Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинга ил Президенты Владимир Путинның Рәхмәте игълан ителде.
Исегезгә төшерәбез, юбилейның федераль һәм Татарстандагы чаралары планы 150 пункттан тора иде. Төп чаралар 19-21 майда Казанда узды. Узган елның 21-23 сентябрендә Уфада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаруына 40 ел тулуга багышланган тантаналар үтте.
Моннан тыш, “конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләүгә зур өлеш керткән өчен” Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән Төньяк Осетия мөфтие Хаҗиморат Гацалов һәм Чечня Республикасы мөфтие Сәлах Межиев бүләкләнде.
Дәүләт башлыгының тиешле Указлары Россия хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылган.