Президент Владимир Путинга уңай бәя бирәләр

2023 елның 28 августыннан 3 сентябренә кадәр Президент эшчәнлеген хуплау күрсәткече 73,6 процент тәшкил иткән. Соңгы атнада премьер-министр һәм Россия Хөкүмәте эшен уңай бәяләү дәрәҗәсе 51,0% һәм 49,4% тәшкил иткән.

Владимир Путинга ышаныч белдерү турындагы турыдан-туры сорауга респондентларның 77,1 проценты уңай җавап биргән. Сорашып белешүдә катнашучыларның 60,5 проценты Михаил Мишустин эшчәнлеген уңай бәяли.