Марат Мифтаховка – ГТО билгесе
Олимпия резервы спорт мәктәбендә ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгеләрен тапшыру тантанасы узды. Анда дзюдо белән шөгыльләнүче Марат Мифтахов та катнашты.
Өлкә Губернаторы Алексей Русских ГТО комплексы нормативларын уңышлы үтәгән спортчыларга алтын билгеләр тапшырды.
ГТОның алтын билгесе – әлеге программаның иң зур бүләге. Әлбәттә инде, аны алу өчен спорт белән даими рәвештә шөгыльләнергә, физик яктан әзерлекле булырга кирәк.