Зирекле Куакта яңа ФАП төзиләр

Өлкә Хөкүмәте рәисе Владимир Разумков өч район хастаханәсендә һәм Зирекле Куак авылында булды.

Кабмин башлыгы Яңа Малыклы район хастаханәсенең хирургия корпусында башкарылган ремонт эшләренең сыйфатына карата канәгатьсезлек белдерде.

“Якын арада ремонт эшләренең сыйфатын махсус комиссия тикшерәчәк. Ел ахырына кадәр медицина учреждениесе бинасының фасадын яңарту бурычы тора. Бу эшне сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда башкарырга кирәк. Хастаханәнең башка этажларында да ремонт таләп ителә. Шуңа күрә учреждениене этаплап яңарту мәсьәләсен көн тәртибенә куячакбыз”,- диде Владимир Разумков.

Яңартылган хирургия бүлекчәсе 25 койка-урынга исәпләнгән. Ул Яңа Малыклы районы белән беррәттән, күрше мунициаль берәмлекләрдә яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк.

Өлкә сәламәтлек саклау министры Олеся Колотик-Каменева әйтүенчә, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча Яңа Малыклы хастаханәсенә диагностикалау җиһазлары, шул исәптән ике ультратавышлы диагностикалау аппараты, рентген һәм эндоскопия җиһазлары юнәтү күздә тотыла.

Зирекле Куак авылында фельдшер-акушерлык пункты сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Авылда яшәүче 400гә якын кеше заманча шартларда медицина ярдәме алачак. Өлкә Хөкүмәте рәисе объектны билгеләнгән срокта – агымдагы елның ноябре ахырына кадәр файдалануга тапшыру мөһимлеген билгеләп үтте.