Египетка – борчак, Казахстанга бодай озатабыз

Ульяновск өлкәсе халыкара кооперацияне киңәйтү өстендә эшли, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министры Михаил Семенкин.

Иске Майнаның “Сервис Трейд” ширкате – су элеваторы “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проектын тормышка ашыруда катнаша. Бүген әлеге предприятие халыкара контракт нигезендә Ульяновск өлкәсеннән Египет Гарәп Республикасына борчак төяп озату белән шөгыльләнә. 3000 тонна яңа уңыш борчагы мөселман кардәшләребезгә су транспорты белән илтеп тапшырылачак. Продукция тиешле лаборатор тикшеренүләрне үтте, алар борчакның югары сыйфат һәм иминлек күрсәткечләрен раслады, ди министр.

Ә Николаевка элеваторы “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында 625 тонна яңа уңыш бодаен күрше Казахстан Республикасына төяп озаткан. Бөтен продукция сатып алучы ил таләпләренә тулысынча тәңгәл килә, аның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы аккредитацияләнгән лабораторияләрнең лаборатор тикшеренүләре беркетмәләре белән расланды, дип өстәде Михаил Семенкин.