17 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсенең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм!

Урман – ул бәһасез байлыгыбыз, экологик иминлек һәм илебез экономикасы тотрыклылыгының төп нигезләреннән берсе. Гомерләрен урманнарны саклап калуга һәм арттыруга багышлаган белгечләрнең тырыш, фидакарь хезмәте безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә зур әһәмияткә ия. Урманчылыклар һәм питомниклар, урманнарны янгыннан саклау хезмәткәрләре, экологлар, ботаниклар, дендрологлар шушы мөһим эшкә үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә “Экология” илкүләм проектының “Урманнарны саклап калу” проектын тормышка ашыруда без яхшы күрсәткечләргә ирешәбез.

Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану һәм аларны даими рәвештә яңадан булдыру – мөһим беренчел бурычлар. 1 сентябрьдән безнең төбәк эшли башлаган урман комплексының федераль дәүләт информацион системасы Ульяновск өлкәсендә агач әйләнешен киң контрольдә тотуга булышлык итәчәк.

Кадерле дуслар! Сезгә игелекле эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.