Депутатлар сайладык
10 сентябрьдә Ульяновск өлкәсендә җиденче чакырылыш Законнар чыгару Җыелышы депутатларын, Димитровград шәһәр думасының яңа составын, муниципаль берәмлекләрнең шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкиллелек органнарын сайлаулар тәмамланды.
Рәсми мәгълүматларга караганда, тавыш бирүдә барлыгы 330841 сайлаучы – исемлекләрдә теркәлгән халыкның 34,68 проценты катнашкан.
“Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата, экспертлар бәяләвенчә, Ульяновск өлкәсендә сайлаулар закон таләпләренә тәңгәл китереп үткәрелгән, алар барлык участокларда да дөрес узган. Бу уңышлы, тыныч һәм нәтиҗәле кампания иде”,- дип белдерде Ульяновск өлкә сайлау комиссиясе рәисе Юрий Андриенко.
Законнар чыгару Җыелышына сайлауларда барлыгы алты сәяси партия катнашты, шуларның бишесе кирәкле булган биш процентлы киртәне уза алды. “Бердәм Россия” 49,91% җыеп, партия исемлекләре буенча 11 депутат мандатына ия булды. КПРФ 15,96% җыеп, икенче урынга чыкты. ЛДПР (13,56% - 2 мандат), “Коммунисты России” (7,52% - 1 мандат) һәм “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” (5,15% - 1 мандат) партияләре өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарны үзара бүлештеләр. Ә “Новые люди” партиясе вәкилләре исемлек буенча өлкә парламентына үтә алмадылар.
Парламенттагы тагын 18 урын бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатлар арасында бүленәчәк, шуларның 16сын "Бердәм Россия” партиясе вәкилләре үзләренә алды. Мәсәлән, 1 нче Карсун сайлау округында өлкә парламенты спикеры Валерий Малышев 76% җыеп, көндәшләрен җиңүгә иреште. Иске Кулаткы, Николаевка районнары кергән округтан Мария Шпак депутат булып сайланды. Парламентның яңартылган составында берничә милләттәшебез дә бар. Шамил Шәйдуллин – Вешкайма округы буенча, Рамил Хәйруллин Мәләкәс округы буенча сайланды. Алар икесе дә “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре.
Димитровград шәһәр думасында “Бердәм Россия”леләр хәзер күпчелекне тәшкил итә. Сайлаучыларның 41,6%ы шушы партия файдасына тавыш биргән. Ә КПРФ 18,08% җыйган. ЛДПР өченче урында – 12,39%. Шәһәр думасында шулай ук “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” (9,73%) һәм “Новые люди” (8,77%) партияләре вәкилләре дә эшләячәк.
“Сайлаулар дөрес узды һәм действительный дип танылды. Участокларга килеп, күңелләренә якын кандидатлар, сәяси партияләр өчен тавыш биргән һәрбер кешегә рәхмәт белдерәм. Әлеге сайлаулар, узган еллардагы тавыш бирүләргә караганда, чистарак булды. Мәсәлән, 2021 елда 60тан артык закон бозу очрагы теркәлгән булса, бу юлы 16 очрак теркәлде, шуларның икесе генә расланды”,- дип ассызыклады өлкә Губернаторы Алексей Русских.
Регион башлыгы барлык депутатлар, кайсы партия вәкилләре булуларына карамастан, Ульяновск өлкәсе халкының тормыш сыйфатын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тиешлеген тагын бер тапкыр искә төшереп үтте.
“Кайсы партия вәкилләре булуыбызга карамастан, безнең бурыч һәм максатыбыз уртак – Ульяновск өлкәсе халкы хакына армый-талмый хезмәт итү. Сайлаучыларның өмет-ышанычын аклагыз. Парламент белән конструктив эшләүне дәвам итәрбез дип ышанам, безгә хәзер үк инде бюджет өстендә эшли башларга кирәк”,- диде Губернатор.