Илдар Салихов истәлегенә
Ульяновск шәһәренең 62 нче мәктәбендә СВО зонасында батырларча һәлак булган Илдар Салихов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.
Илдар Рөстәм улы Салихов 1974 елның 24 августында Ульяновск шәһәрендә дөньяга килә. 2 сыйныфтан алып 8 сыйныфка кадәр 62 нче мәктәптә белем ала. 1993 елда кичке мәктәпне тәмамлап, “Ульяновскавтотранс” уку-укыту үзәгендә машина йөртүче – шофер һөнәрен үзләштерә.
1993 елның 12 декабрендә Россия армиясе сафларына чакырыла. 1994 елда Чечня территориясендә барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1995 елның июлендә запаска китә. Ә 1995 елның октябреннән 1998 елның апреленә кадәр контракт буенча Дүшәнбе шәһәрендә (Таҗикстан) хезмәт итә.
2001 елдан Илдар Рөстәм улы Ульяновск шәһәрендә машина йөртүче булып эшли. 2022 елның 1 октябрендә махсус хәрби операция зонасына китә. “Свияга” инженер-сапер батальоны составында сержант званиесендә Донецк һәм Луганск халык республикасы территориясендә фашист калдыкларына каршы сугыша. Каты бәрелешләрнең берсендә сөлектәй ир-егетнең гомере өзелә.
2023 елның 19 июлендә Илдар Рөстәм улы Салихов Украинаны демилитаризацияләү һәм денацифакацияләү буенча махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Яу кырында кыюлык, тәвәккәллек үрнәге күрсәткән өчен ул Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Батырлык – Мужество орденына (үлгәннән соң) лаек була.
Батыр татар ир-егете Илдар Салихов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең район советы рәисе Рамил Абитов, район хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, геройның туганнары, мәктәп укытучылары һәм укучылары чыгыш ясады. Алар Илдар Рөстәм улы турында истәлекләре белән бүлештеләр, Россия патриотының тормыш һәм хезмәт юлына соклануларын белдерделәр.