Безнең Наил сынатмый

Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте сөенечле хәбәр таратты. Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында туып үскән кыю, тәвәккәл, курку белмәс татар егете – танк взводы лейтенанты Наил Ибраһимов СВО зонасында – Көньяк Донецк юнәлешендәге мөһим участокта сугышчан бурычын үтәгәндә геройлык үрнәге күрсәткән.

“Восток” группировкасының матбугат үзәге начальнигы Олег Чехов әйтүенчә, Наил Ибраһимов командалыгындагы мотоукчылар Украина Кораллы көчләренең хәрби формированиеләрен һәм техникасын көчле утка тотып юк иткәннәр. Дошман артиллериясе даими рәвештә каршылык күрсәтүенә карамастан, безнең сугышчылар фашист калдыкларының терәк пунктын һәм дистәдән артык украина сугышчысын юк итүгә ирешкән. Дошманның исән калган солдатлары сугыш кырыннан качу ягын караган.

Лейтенант Наил Ибраһимовны Россиянең чын патриоты итеп тәрбияләп үстергән өчен хәрби командование егетнең әтисе Җәүдәт абый белән әнисе Асия апага рәхмәт белдерә.

Батыр якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларның туган якларына исән-сау кайтуларын теләп калабыз.