Хәзер бездә “Җәннәт чишмәсе” бар
1 сентябрьдә – Белем көнендә Сембер-Ульяновск шәһәренең 2 нче Җәмигъ мәчете карамагында “Сальсабиль” – “Җәннәт чишмәсе” дип исемләнгән Балалар үсеш үзәге ачылды.
Балалар үсеш үзәген ачу ниятен тормышка ашыручы имам-хатыйб, өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәсүл хәзрәт Фаткуллов белдерүенчә, илле балага исәпләнгән мәгариф учагында укыту һәм тәрбия эшләре традицион ислам кыйммәтләренә туры китереп алып барылачак. Шулай ук балалар татар телен дә өйрәнәчәкләр икән.
“Быел 1 сыйныфка – 11 бала, 2 сыйныфка – 12 бала, садиктагы ике төркемгә 28 бала кабул иттек. Киләсе уку елларында да сабыйларын безнең үзәккә бирергә теләүче гаиләләр шактый. Мәчетебез янәшәсендәге бинада капиталь ремонт эшләре тәмамланганнан соң, Балалар үсеше үзәген киңәйтү мөмкинлеге туар дип өметләнәбез”,- диде Рәсүл хәзрәт.
Мөселманнар һәр изге эшне Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрә. Балалар үсеше үзәге дә 2 сыйныф укучысы Мәхмүт Коръәни-Кәримнән сүрә яңгыратканнан соң тантаналы рәвештә ачылды.
Бәйрәмнең шәрәфле кунагы – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Балалар үсеш үзәген ачуга үзләреннән зур өлеш кертүче иманлы, юмарт бизнесменнарга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Автономия җитәкчесе укучыларны татар телен тырышып өйрәнергә чакырды һәм үзәккә – ноутбук, һәр сабыйга “Әлифба” китабы тапшырды.
Үзәкнең директоры Эльвира Мифтахутдинова Белем бәйрәмендә катнашучыларны әле һаман да буяу исе аңкып торган мәгариф учагы белән таныштырды. Балалар үсеш үзәге сабыйларны кабул итәргә тулысынча әзер. Иркен, якты класслар замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, кирәкле уку әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Алты яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар өчен йокы, ашау һәм уйнау бүлмәләре бар. Биредә рәхәтләнеп белем һәм милли, дини, рухи-әхлакый тәрбия алу, һәрьяклап үсү өчен бөтен шартлар тудырылган. Шуңа күрә әлеге үзәк буш тормас дип өметләник.
“Җәннәт чишмәсе”нә балаларын җитәкләп килгән ата-аналар арасында таныш йөзләрне күреп сөендек. “Сембер” бизнес-клубы активисты, меценат Марат Айзятов олы улларын балалар бакчасына китергән. Якын киләчәктә икенче баласын әлеге үзәккә йөртергә ниятли. Балаларга ана телен – татар телебезне тирәнтен өйрәтүләрен теләр идем, ди милләт җанлы эшмәкәр. Шулай ук шәһәребезнең Тарихи мәчете имам-хатыйбы, Коръән-хафиз Марат хәзрәт Садуакасовның да газиз баласы биредә гыйлем серләренә төшенәчәк.
Рузия ХӘЛИМОВА.