Мөгаллим тәлгәшләре

Хөрмәтле редакция! Сөекле “Өмет”ебезне элегрәк елларда безнең Зур Чынлы авылында да яздырып алучылар шактый иде. Шул исәптә - үзем дә. Гәрчә сезнең Ульяновск регионына кермәсәк тә. Хәзер ул мөмкинлекне бетерделәр. Бик кызганыч. Шулай да, якыннарым, дус-ишләрем аша кайтартып, “Өмет”тән аерылмыйча яшим. Чөнки аны үз күрми мөмкин түгел. Аның битләрендә 40 еллар буе укыткан балаларым турында язмалар укып торам. Алар Ульяновск өлкәсендә бик күбәү. Шатланып туя алмыйм. Ара-тирә үзем дә сезгә язгалыйм. Менә, бүген шигъри тәлгәшләремне җибәрергә җөрьәт иттем. Моңа бер сәбәп тә килеп чыкты: күптән түгел миңа күренекле фронтовик шагыйрь, якташыбыз Зәки Нури исемендәге әдәби премия лауреаты дигән исем бирелде. 1 сентябрь - Белем бәйрәме көннәрендә “Өмет”ебезне укучыларга кечкенә генә иҗат җимешемне тәкъдим итәсем килгән иде.

Барис САБИРҖАНОВ,

Татарстанның атказанган укытучысы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы.

Чүпрәле районы,

Зур Чынлы авылы.

 

Мин - гади укытучы

Түгел лә мин мәшһүр шагыйрь

Яки данлы язучы.

Мин бит - гади укытучы:

Сабый бала күңеленә

Энҗе бөртек салучы.

 

Түгел мин моңлы гармунчы,

Өзелеп-өзелеп уйнаучы.

Мин бит - гади укытучы,

Йөрәгем әзер бирергә,

Ала белсә укучы.

 

Теләсәм дә булалмадым

Илһамдай даһи җырчы.

Мин бит - гади укытучы:

Гыйлем чишмәм суын эчте

Биниһая укучым.

 

Соклансам да биючегә,

Булалмадым биюче.

Мин бит - гади укытучы:

Туган илне, Туган телне,

Ата-ана, балаларны

Чын күңелдән сөюче.

 

Гарьлегемнән... елмайдым

Зәки Нури да булмадым,

Шигырь язмый тормадым,

Каләмемне тибрәткәндә

Авылымны зурладым.

 

Илһам Шакиров булмадым,

Моңланмый да тормадым,

Туган якның гүзәллеген

Сәхнәләрдән җырладым.

 

Усман Алиев* булмадым,

Кырларны күп урадым...

Хезмәт иттем гомер буе,

Яшәүдән һич туймадым.

 

Үтте яшьлек, үтте еллар,

Киләчәкне юрадым.

Бу юлларны язып куйгач,

Утырып тагын уйландым:

Гомерем бик тиз узганга,

Гарьлегемнән... елмайдым.

Усман Алиев* - авылыбызның данлыклы комбайнчысы, Социалистик Хезмәт Герое.

 

Бер күрешү - мең шифа

Очрашуга чакырсалар,

Илһам алам, көч алам.

Алтын йөрәкле балалар

Укытканга шатланам.

 

Кайда хезмәт итсәләр дә,

Мактаулы, алдынгылар.

Асыл ташлардан кыйммәтле

Мин укыткан балалар.

 

“Килми калма”, димичә дә,

Һәрвакыт барам теләп.

Кайсыбер укучыларны

Аерым алам сөйләп.

 

Дамир дигән затлы егет

Бик тырышып укыды.

Самолетына утыртып,

Мине күккә очырды.

 

Врачларым күпләп булды,

Нәгыйм инде - адвокат.

Абруйлы алар һәр җирдә -

Мин шуңардан канәгать.

 

Егетләрем чиксез уңган:

Җир сөрәләр басуда,

Заводта корыч коялар,

Кайсы - фермер авылда.

 

Чит җирләрдә - Әфган, Чечня,

Сириядә булдылар.

Украина сугышыннан

Медаль тагып кайттылар.

 

Ир йөрәкле кызлар үсте:

Эшлиләр зур кранда,

Таш түшиләр, ком җәяләр

Төзелештә, юлларда.

 

Җырлап кына яшәлмәс ул -

Күңелләр дә тулгандыр,

Берәү дә үсмәде җиңел,

Төрле хәлләр булгандыр.

 

Минем дә яшь чак иде бит,

Шәт усалдай булганмын.

Тәрбия көчле иде шул -

Начарга юл куймадым.

 

Семинарлар бик еш үтте,

Тикшерергә керделәр.

“Синең сыйныф балалары

Чәчрәп тора”, диделәр.

 

Омтылып шушы максатка,

Булдым сизгер, түземле.

“Артында да күзе бар”, дип

Сөйләделәр үземне.

 

Күпләр әйтте: “Син тугансың

Бала бәхете өчен”.

Ә мин уйлыйм: алар туган

Минем бәхетем өчен.

 

Моннан да зур ни бәхет бар,

Балада булса өмет.

Күрешеп, гөрләшеп яшик,

Без бит түгел мәңгелек.

 

Сезнең белән, балаларым,

Горурланам, шатланам.

Изгелегегез ишетсәм,

Сокланам да сафланам.

 

Могҗизалы шигъри юлларың...

Ләззәтләнеп укып чыктым,

Шаләм, шигырьләреңне*.

Әллә нишләттең, дускаем,

Ярсу күңелләремне.

 

Бала чакларыма кайттым,

Дөньям он(ы)тып бер мәлгә:

Су коендым, балык тоттым,

Укып йөрдем мәктәптә.

 

Ботаклар чаптым урманда,

Урак урдым кырларда.

Ниләр генә майтарсам да,

Качып булмый картлыктан.

 

Булдым аулак өеңдә дә -

Яшь йөрәкне җилкеткән...

Шигырьләрең - бер могҗиза:

Елаткан да, көлдерткән.

Өеп биргән талант Ходай,

Тагын дәвам ит шулай.

* Бу куплетлар Шаләм Баһаветдиновның “Таң кояш нурыдай әнием елмаюы” исемле соңгы китабына карата язылды.

 

Шатланам

Һәр яңа көнгә шатланам,

Карлыгач кебек очам.

Туган ягыма сокланам,

Яшәремә көч җыям.

 

Шатланам кояш чыкканда,

Кочаклап алам аны.

Җанны иркәли җылысы,

Яктырта бар дөньямны.

 

Яуган яңгырга шатланам,

Тамчыларын яратам.

Сикерешә күлдә алар,

Он(ы)тылып карап торам.

 

Бал кортлары, төклетура,

Күбәләкләр җанланса,

Инешебез көмеш суы

Боргаланып акса да,

 

Кыр казлары каңгылдашып,

Җылы яктан кайтса да,

Шатлану - шиңмәс гадәтем,

Гөлем чәчәк атса да.

 

Мөгаллимнәр - хисчән бит ул,

Җаны-тәне талса да,

Сабыйдай балкып шатлана,

Бала “5”ле алса да.

 

Зур Чынлының чын иренә тиңләп...

Миңа багышланган “Мөгаллим” поэмасын иҗат итеп, матбугатта бастырган журналист дустым Сәгыйть Бәдретдиновка.

Иҗатыңа йөрәк җылың салып...

Һич көтмәдем, ә син язгансың.

Гомер төпкеленнән мәгълүматлар

Түкми-чәчми ничек тапкансың.

 

Тасвирлаткан үз-үзеңне, диеп,

Шикләнделәр кайбер көнчеләр.

Вөҗдан шаһит: саф күң(е)леңнән ташкан

Миңа атап язган шигырьләр.

 

Мине шулай зурлагансың икән,

Инде сине Ходай зурласын.

Язмышыңа черек тешен кайрап,

Хәсрәт, михнәт кулын сузмасын.

 

Үзеңне дә Зур Чынлыңда һәрчак,

Киң йөрәкле ир, дип сөйлибез.

Фидакарьлек, гаделлегең өчен

Изге, олуг затка тиңлибез.