Изге эшкә үз өлешебезне кертик

Хөрмәтле милләттәшләр, мөселман кардәшләр! Курган өлкәсендә пожар аркасында зыян күргән Йолдыз – Эчкен авылындагы бер йортны торгызуга әзерлек эшләре дәвам итә. Изге эшкә ярдәм кулы сузучылар саны арта бара. Кыска гына вакыт эчендә акчалата һәм материаллар белән 300 мең сумлык ярдәм җыелды. Без шефлыкка алган гаиләгә йорт салу өчен бура әзер инде дияргә мөмкин. Бу эшне оператив рәвештә башкарган өчен Әмир кардәшебезгә чын күңелдән рәхмәт! Хәзер безнең алдыбызда кирәк булган төзелеш материалларын (утеплитель, ишекләр) юнәтеп, сентябрь уртасында бураны Курган өлкәсенә илтеп урнаштыру һәм өйне файдадануга тапшыру бурычы тора.

Сәдака акчаларын күчерү өчен банк реквизитлары: УООО ТАТАРСКИХ БИЗНЕСМЕНОВ «СЕМБЕР», ИНН 7325041330, КПП 732501001, р/с 40703810669000001096, БИК 047308602, к/с 30101810000000000602, УЛЬЯНОВСКОЕ ОТДЕЛЕНИЕ №8588 ПАО СБЕРБАНК, юридический адрес: 432001, Ульяновск, ул. Карла Маркса, 41, президент Алиакберова Эльмира Рамилевна, semberbk@gmail.com, +79053497534.

Аллаһы Тәгалә изге эшләребезне кабул кылып, әҗер-савапларын насыйп итсен.